news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Быел 30 бистәдә 40 чакрым юл төзекләндереләчәк

Быел Казанда бистә юлларын һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерү дәвам итәчәк. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык тәшкил иткән 85 юлны яңарту каралган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Быел юлларны төзекләндерү буенча зур планнар куелган: гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык тәшкил иткән 160 участок тәртипкә китереләчәк. Шуларның 40 чакрымы бистәләр юлларына туры килә, һәм 30 бистәдә яшәүчеләр юлларның яхшыруын һәм уңайлылыгын сизәчәк. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Хәзер, финанс мөмкинлекләре барлыкка килгәч, без бистә юлларын да, бакчачылык ширкәтләренә керү өлешләрен дә тәртипкә китерәчәкбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Докладчы сүзләренчә, юлларны төзекләндерү Северный, Залесный, Тынычлык, Яңа Наратлык һәм башка бистәләрдә планлаштырылган. Ул шулай ук юл өслеген яңарту бакча ширкәтләренә керү өлешләренә дә кагылачагын әйтте. Гомумән яңа керү юллары шәһәр Авиатөзелеш районының «Руно» һәм «Солонка» бакча ширкәтләрендә салыначак.

Җиде ел эчендә 27 бакча ширкәтенә гомуми озынлыгы 25 чакрым тәшкил иткән 19 керү юлы ясалган, дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

news_right_1
news_right_2
news_bot