news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Булачак Алинә Заһитовалар тәрбияләнәчәк Спорт сарае өчен урын эзлибез

Илсур Метшин: Булачак Алинә Заһитовалар тәрбияләнәчәк Спорт сарае өчен урын эзлибез
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан хакимияте Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе урнашачак Спорт сараен төзү өчен урын сайлый. Бу хакта мэр Илсур Метшин «Матч ТВ»да сөйләде.

Шәһәр башлыгы аңлатканча, 16 июньдә Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы киңлекләрендә Заһитова белән очрашты һәм аның белән Татарстан башкаласында фигуралы шуу мәктәбе ачу проекты турында фикер алышты.

«Ул эшне Казанда да дәвам итәргә теләк белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады, - диде Метшин. - Безгә йөкләмә бирелде, без хәзер аны эшлибез, булачак Алинә Заһитовалар үсәчәк Спорт сараен урнаштыру өчен яхшы урын карыйбыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100