Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә бөтен Казанны тәртипкә китердек
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының Авиатөзелеш районындагы ишегалды территориясен төзекләндерүне бәяләде һәм шәһәр халкы алдында чыгыш ясады.
«Бүген без яңартылган ишегалдында басып торабыз. Минем республикабыз Рәисенә рәхмәт белдерәсем килә. Биш ел элек «Безнең ишегалды» программасы башланды, аның ярдәмендә без бөтен Казанны тәртипкә китердек. Төзекләндерелергә тиешле ишегаллары күп калмады инде. Бу - бөтенләй башка ишегаллары, бөтенләй башка йортлар. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Казанда яшәүчеләр исеменнән сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык проектларга һәм башлангычларга системалы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә Казаныбыз чәчәк ата», - диде шәһәр башлыгы.
Мэр, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, тырыш хезмәтләре, Казанны яратулары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган елларда бөтен республика күләмендә 6 меңгә якын ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу эшне ахырына кадәр җиткерү өчен ике ел чамасы вакыт калды, дип билгеләп үтте Миңнеханов.
«Иң мөһиме - тормыш сыйфаты, яшәү мохите һәм башкалабызның үзгәреш кичерүе. Илсур Рәисович әйткәнчә, боларның барысы да предприятиеләрнең системалы эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әгәр икътисад юк икән, мондый мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов шәһәр халкына.
Дементьев урамындагы 3нче йорт янындагы ишегалды территориясе - 2024 елда үткәрелгән төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны сайлау буенча халык катнашындагы онлайн-тавыш бирүдә җиңгән ишегалларының берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз