Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшинның коронавируска кабат тапшырган тесты тискәре нәтиҗә күрсәтте
Казан мэры 13 мартта, аның Лев Лещенко (җырчыда коронавирус расланды) белән бер чарада катнашуы билгеле булганнан соң, икенче тапкыр тест тапшырды.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 27 мартта коронавируска кабат тапшырган тест тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илсур Метшин беренче тестны 23 мартта ук тапшырган иде. «Хәзер икенче тест та тискәре нәтиҗә күрсәтте», — диелә хәбәрдә.
Казан мэры 13 мартта, аның Лев Лещенко (җырчыда коронавирус расланды) белән бер чарада катнашуы билгеле булганнан соң, икенче тапкыр тест тапшырды.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенең 1534 очрагы теркәлгән.
Киләсе атна (30 марттан 5 апрельгә кадәр) Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен эш көне булмаган атна дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне әлеге атнада өйдән чыкмаска чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз