news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: «Үзгәреш җиле» - бомба»

Казан мэры әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале – грандиоз шоу. Әлеге бәяне бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.

«Концерт бомба булды», – дип шәрехләде шоуны Метшин.

Исегезгә төшерәбез: фестивальнең беренче концерты 5 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Артистлар чыгышы аншлаг белән үтте. «Үзгәреш җиле» фестивале ярдәмендә татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Ул 2015 елның март аенда халыкка белдерелде. Проектның продюсеры -Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәуфәл Мөхәммәтҗанов.

«Татар җырын башкаруның яңа вариантлары тәкъдим ителде. Бу грандиоз шоу булды. Мөгаен, кемгәдер элеккечә башкару ошыйдыр, шулай да сайлау мөмкинлеге булу яхшы бит. Минем оештыручылар эшенә соклануымны белдерәсем килә: концерт, яшьләр сленгендә әйткәндә, бомба булды. Безнең мәдәният дәрәҗәсе өчен күңелдә горурлык туа. Бу безнең булдыра алуыбызны күрсәтә торган яхшы күрсәткеч. Фестиваль бары мактауга лаек, шул ук вакытта ул алга таба кая барасы һәм нинди дәрәҗәдә эшләргә кирәклеген күрсәтүче ориентир да», – диде шәһәр башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100