news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүеннән канәгать калган

“Чемпионат ул үтә дә китә, ә шушы эш оештырылышы, куркынычсызлык һәм культура озак елларга саклансын иде”, - диде шәһәр мэры.

Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүеннән канәгать калган
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүен билгеләп узды. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә әйтте.

“ЮХИДИ хезмәткәре туктатуының аптырарлык берние дә юк. Дөрес, беренче тапкыр сине, Казан мэрын ЮХИДИ туктаткач, әллә ничек сәеррәк тоелды инде. Еш туктатмыйлар иде. Беренче тапкыр безне Серов урамында Универсиадада туктаттылар. Юл-патруль хезмәткәрләренең итагатьле булуы шул вакытта ук шаккатырган иде. Мин үзем өчен бөтен кеше дә үзгәрә алуын аңладым. Шәһәр дә, инфраструктура да үзгәрә икән. Быел чемпионатта ике тапкыр туктаттылар. Хезмәткәрләрнең берсе Удмуртиядән иде. Матур гына сөйләштеләр. Алар хәйриячеләр фонды түгел, билгеле, алар юлларда иминлек өчен җавап биргәч, кырыс булырга тиеш. Барысы да әйбәт. Афәрин! Чемпионат ул үтә дә китә. Бу бәйрәм безнең шәһәр, республика, ил тарихында алтын бит булып керәчәк. Ә шушы эш оештырылышы, куркынычсызлык һәм культура озак елларга саклансын дип телисе кала”. – дип белдерде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100