news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән күмәкләп көрәшү кирәк дип саный

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр арасында җинаятьчелеккә каршы көрәшне шәхси контрольгә алды.

Илсур Метшин яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән күмәкләп көрәшү кирәк дип саный
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек — ата-аналарның, мәктәпләрнең, хокук саклау органнарының һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп эшләвен таләп итә. Мондый фикерне Казан мэры Илсур Метшин ел нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Без моңа беркайчан да юл куярга тиеш түгел. Без, әти-әниләр, мәктәп, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелек белән күмәкләп эшләп, яшүсмерләр арасында җинаятьләрнең теләсә-кайсы төренә әзер булырга тиеш. Ышанам, без бүтән беркайчан да элеккеге хәлгә тәгәрәмәячәкбез. Без бу турыда борчылырга тиеш, бу - безнең эшебез», — диде шәһәр башлыгы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яшүсмерләр арасында җинаятьчелегенең чирек тапкырга артуы турында хәбәр итте. Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot