news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карады

Күчмә киңәшмә барышында шәһәр башлыгы азык-төлек саклау складларын, әзерләү һәм кайнар цехларны карады.

Илсур Метшин яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карады
kzn.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшинга Казан мәктәпләрендә укучыларның һәм аларның әти-әниләренең теләкләрен исәпкә алып төзелгән яңартылган мәктәп менюсын тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күчмә киңәшмә вакытында мэр Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында азык-төлек саклау складларын, әзерләү һәм кайнар цехларны карады. Беренче итеп Метшин яшелчә, җиләк-җимеш, коры җиләк-җимеш һәм сокларны саклау складында булды. Департамент директоры сүзләренчә, склад ел әйләнәсендә мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Шулай ук шәһәр җитәкчесенә ит һәм балык саклау өчен яңартылган складларны күрсәттеләр. «Хәзер биек түшәм монда 50 проценттан күбрәк, ягъни 35-37 тонна тирәсе товар сыйдыру мөмкинлеге бирә», — диде департаментның склад хуҗалыгы директоры Дмитрий Семененко.

Кайнар һәм әзерләү цехларында Метшин азык-төлек әзерләү һәм ашамлыклар әзерләү барышы белән танышты. Яңа меню буенча пешерелгән ашамлыклар арасында — пешкән горбуша, ит, «Восторг» һәм «Мәктәп» котлетлары, дөге һәм яшелчәләр белән томалап пешерелгән тавык боты, бифштекс, балык запеканкасы, наггетсылар һәм башкалар.

Мэр әзер ризыкларны карап чыкты һәм аларның матур тәкъдим ителүе, яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып торуын әйтте. Яңартылган мәктәп менюсы 2019 елның сентябрь башыннан кертелде. Анда ярымфабрикатлар өлеше шактый кимегән. Ата-аналар үтенече буенча менюда түбәнрәк бәяле ике вариантта кайнар туклану кертелгән. Ул 45 сум тора, анда икенче ашамлык яисә камыр ризыгы белән беренче ашамлык керә.

Меню төзегәндә мәктәп пикникларында яңгыраган искәрмәләр һәм «Мама в теме» проекты кысаларындагы очрашуларда, шулай ук «Поел и доволен» мобиль кушымтасы аша кергән тәкъдимнәр исәпкә алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100