Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: “Вакыт күбрәк үткән саен, югалту ачысы да үзен ныграк сиздерә”
“Илне саклау – бөтен халык эше. Әмма иң беренче чиратта безнең тәбрикләүләребез – погоннар йөрткән затларга. Кем антына тугры калган, Россия армиясенең һәм флотның ү
(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләрен тапшырды.
Шәһәр башлыгы, бәйрәм белән котлап, Ватанны саклаучылар көненең Россия Кораллы көчләренең көчен һәм асылын чагылдыруын билгеләп үтте. “Без, Ватан өчен, Бөек Ватан сугышында гомерен биргән, Әфганстанда, Чечняда сугышкан, Россия мәнфәгатьләрен “кайнар нокталарда” яклаган, тынычлык һәм иминлек сагында торганнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез”, - диде Илсур Метшин, Бөек Җиңүне якынайту өчен үз-үзен кызганмаган затларны бүләкләүләрен белдереп.
Казанда мондый кешеләрнең исәбе 40 меңнән артып китә. Аларның барысы да юбилей медальләрен алачак.
“Илне саклау – бөтен халык эше. Әмма иң беренче чиратта безнең тәбрикләүләребез – погоннар йөрткән затларга. Кем антына тугры калган, Россия армиясенең һәм флотның үзәгендә торган, тормышында бөек һөнәр итеп Ватанны саклауны сайлаган кешеләрне котлыйм мин бүген”, - диде Казан мэры.
Илсур Метшин сүзләренчә, бу тантаналы көнне бөтен халык, һәр гаилә сугыш кырында башын салганнарны искә төшереп сызлана. Вакыт күбрәк үткән саен, югалту ачысы да үзен ныграк сиздерә, ди ул.
Бүген Казан Ратушасында Бөек Ватан сугышыннан кайтмый калганнарны гына түгел, тыныч вакытта илне саклап гомерен биргән сугышчыларны да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз