news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: “Уен барышында бәйрәм рухын тудыру мөһим”

30 октябрь көнне “Рубин” (Казан) һәм “Спартак” (Мәскәү) футбол командаларының чираттагы уены була

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 октябрь көнне “Казан Арена” стадионында “Рубин” (Казан) һәм “Спартак” (Мәскәү) футбол командаларының чираттагы уены була. Әлеге уенга “Спартак” командасының 7,5 мең җанатары килер дип көтелә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников бүген башкала җитәкчелегенең Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнары бу көнне гражданнарның тынычлыгын тәэмин итәргә тулысынча әзер.

29-31 октябрь көннәрендә башкала урамнарында Казан гарнизоны, РТ буенча Эчке эшләр министрлыгының хокук сакчылары, хәтта авиаотряд та кизү торачак.

Башкарма комитетның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр иткәнчә, Россиядә беренче тапкыр “Казан Арена” стадионында җанатарларны иденфикацияләү уздырылачак. Аның ярдәмендә, стадионга билет алучыларның паспорт мәгълүматлары һәм кәрәзле телефон номерлары ала торган система эшләячәк. Киләчәктә исә җанатарларның фото- һәм видеотеркәлү системасын гамәлгә кертү дә ниятләнә.

Хокук бозучыларга исә җәза бирергә, хәтта уеннарны стадионда карауны бөтенләй дә тыярга мөмкиннәр.

“Без футболга кызыклы уеннан, бәйрәм рухыннан тәм табарга дип киләбез, чөнки чын җанатарлар өчен үзенең гореф-гадәтләре булган “Спартак” кебек футбол командасының уенына килү − бик зур дәрәҗә. Һәр матч алдыннан шәһәр күләмендә уен барышында тәртип саклау мәсьәләсен хәл итү бик кызганыч, әлбәттә. Әмма элек кылынган хаталарны башка булдырырга ярамый. Уен барышында бәйрәм рухын тудыру мөһим”, - диде Илсур Метшин бу хакта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100