news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Татарстанда тормыш, эш, уку өчен уңайлы шартлар тудырыла

Бүген Рөстәм Миңнеханов Республика Президенты вазифасына кереште.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның уңайлы тормышы, эше һәм укуы өчен шартлар тудырыла. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе белән котлаганда әйтте.

«Иң мөһиме, шәһәрнең, бистәнең, авылларның зурлыгына һәм ераклыгына карамастан, уңайлы тормыш, эш, уку һәм ял итү өчен безнең республикада шартлар тудырыла. Кешеләр өчен сыйфатлы тормыш шартлары булдырыла», — диде ул.

Илсур Метшин Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстанда парклар, скверлар, җәмәгать киңлекләрен яңарту, торак йортларны, ишегалларын, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт объектлары, яшүсмерләр клублары, мәдәният йортлары һ.б. ремонтлау буенча Россия өчен мөһим программаларның гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Бу безнең республиканы Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында алдынгы позицияләргә чыгара. Камчаткадан алып Калининградка кадәр, Әстерханнан алып Мурманскка кадәр булган коллегаларыбыз безгә ак көнләшү белән көнләшәләр һәм безгә укырга киләләр», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шулай ук ул Республиканың 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын лаеклы дәрәҗәдә каршы алуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100