news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан гаете белән котлады

Бу якты бәйрәм сезнең йортларыгызга һәм гаиләләрегезгә җылылык һәм шатлык, иминлек һәм үзара аңлашу алып килсен!

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан гаете белән котлады. Бу турыда Казан Мэры сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белдереп килә торган бу бәйрәм халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм исламның чын әхлакый кыйммәтләре турында искә төшерә.

Күп гасырлар элек булган кебек үк, Корбан гаете бүген дә мәрхәмәтлеккә һәм үзара хөрмәткә чакыра. Гореф-гадәтләребезне үтәп, Коръән тәгълиматларын үтәргә тырышып, без бу бәйрәмнең йолаларын кадерләп саклыйбыз һәм аларны буыннан-буынга тапшырабыз. Безнең һәрберебез Татарстан Республикасының күпмилләтле һәм күп динле башкаласында яшәүче халыклар арасындагы дустанә һәм тату мөнәсәбәтне ныгытуга үз өлешен кертә.

Шәһәребез мөселманнары, кешелеклелек һәм әхлакый чисталык үрнәген күрсәтеп, киләчәктә дә ислам кыйммәтләрен хөрмәтләп, Казанның алга таба да үсеп чәчәк атуы, тынычлык һәм бердәмлек шәһәре булып калуы өчен омтылырлар дип ышанам.

Бу якты бәйрәм сезнең йортларыгызга һәм гаиләләрегезгә җылылык һәм шатлык, иминлек һәм үзара аңлашу алып килсен!

Корбан гаете мөбарәк булсын!» - диелгән Казан Мэры Илсур Метшин котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100