news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: “Социаль ипотека төзелешләрен көндез дә, төнлә дә тикшерәчәкмен”

Казан мэры белдергәнчә, ул социаль ипотека объектларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тикшерү белән киләчәк

(Казан, 2 февраль, “Татар–информ”). Бүген Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин Татарстан башкаласында республика социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу максатыннан берничә объектта булды.
Глушко урамындагы 6А–1 санлы кирпеч йортның беренче катында Казан мэры һәм Дәүләт торак фонды башкаручы директоры киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хөснетдинов, Казанның Торак инвестиция компаниясе директоры, генподряд һәм субподряд оешмалары җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында төзелешне үз вакытында финанслау, башкарылган эш төрләре буенча актлар һәм тиешле техник документлар тәкъдим итүгә бәйле проблемалар хакында фикер алышынды. Шулай ук Глушко урамындагы 6А–1, 5–19 һәм 5–20 санлы йортларны быелның февралендә файдалануга тапшыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды.
Киңәшмәдә катнашучылар “Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы төзелеш мәйданчыкларын карады, биредә 2010 елда социаль ипотека программасы буенча 50 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру күздә тотыла. Алар объектта дүрт күпфатирлы йортны карады, аларны төзүчеләр инде быелның икенче кварталында ук тапшырырга ниятли.
Шуннан соң шәһәр түрәләре Ю.Фучик урамындагы төзелеш мәйданчыгы белән танышты, биредә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 50 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән биш күп катлы торак йорт төзелә.
Иң ахырдан киңәшмәдә катнашучылар Глушко урамындагы 6 һәм 6А санлы микрорайоннарны карады, хәзерге вакытта биредә гомуми мәйданы 100 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән 10 күп катлы йорт төзелә. Аларның берсендә – 6А–1 санлы 17–18 катлы монолит кирпеч йортта төзелеш эшләре тәмамланган инде. Якын көннәрдә әлеге яңа йортка кешеләр күченә башлаячак. Әлеге микрорайонда тагын ике күп катлы йортта төзелеш эшләре тәмамлану алдында.
“Быел безнең алда гаять зур күләмдә эш башкару һәм социаль ипотека программасы буенча 400 мең квадрат метрга якын торак төзү бурычы тора”, – дип белдерде Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, гыйнвар үзенең суыклары белән бер дә куандырмады, ә төзүчеләр һәм торак–коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә шактый мәшәкать тудырды. Көннәрнең салкын торуына карамастан, бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча барлык объектларда да эш җәелдерелгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot