news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: «Шайба» кәтлите турында хәбәр миңа кадәр барып җитте

Казан мэры мәктәп ашханәсенә карата шикаятьләрнең югарыга барып ирешү сәбәбен туклануны оештыручыларның үзара элемтәсе тиешле дәрәҗәдә булмау белән аңлатты.

Илсур Метшин: «Шайба» кәтлите турында хәбәр миңа кадәр барып җитте
архив, Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан мэры Илсур Метшин укучылар тарафыннан «шайба» исеме тагылган мәктәп кәтлите турында хәбәр үзенә барып ирешүенә борчу белдерде. Бу турыда ул республика башкаласы мәктәпләре директорлары җыелышында әйтте.

Илсур Метшин мәктәп ашханәсенә карата канәгатьсезлекнең шәһәр башлыгына барып ирешү сәбәбен туклануны оештыручыларның үзара элемтәсе тиешле дәрәҗәдә булмау белән бәйләп аңлатты.

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина проблеманың асылын аңлатып узды. Җитештерү технологиясенең җитешсезлеге аркасында, кәтлитләр каты килеп чыккан һәм мәктәп укучылары аларга «шайба» дип исем биргән. Җитештерү процессы җайлангач, укучылар зарланудан туктаган.

«Мине кайбер әйберләр гаҗәпкә калдыра. Безнең дүрт район башлыгы, дүрт мәгариф бүлеге башлыгы, мәгариф идарәсе начальнигы, Башкарма комитет җитәкчесе бар. Менә бу „шайба“ мәсьәләсе мэр дәрәҗәсенә барып җитте. Ник сезнең укучылар, ата-аналар белән элемтә юк? Ул мәсьәләне үзара хәл итә алмый идегезме? Мондый проблеманың килеп чыгуы — дөрес оештырылмаган эш үрнәге» — диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы мәктәп директорларына ата-аналар белән элемтәне ныгыту бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100