news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин сайлау турында: “Бердәм Россия” өчен бу гаять зур нәтиҗә”

Сәгать иртәнге 7гә алынган мәгълүмат буенча, башкалада сайлаучыларның 54 проценты тавыш биргән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Казан мэры Илсур Метшин РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда шәһәр халкының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренчел мәгълүматларны бүген муниципаль хакимиятнең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә игълан итте. Татарстан башкаласы башлыгы бер мандатлы округлар буенча “Бердәм Россия” партиясе һәм аның вәкилләре җиңүен триумфаль дип атады. Аның сүзләренчә, республика буенча сайлау участокларына сайлаучылар килүе, сәгать 7дәге белешмә буенча, 82,7 процент тәшкил иткән, Казан буенча – 54 процент.

“Бердәм федераль округ буенча Казанда “Бердәм Россия” триумфаль җиңү яулады – 73,45 процент тавыш җыйды, КПРФ - 6,5 процент, “Гадел Россия” – 5,2, ЛДПР – 4,5, “Россия коммунистлары” – 2,4, “Яблоко” – 1,5, “Родина” – 1 процент”, – дип белдерде Илсур Метшин.

Казанның бер мандатлы округлары буенча Фатих Сибагатуллин 60 процент тавыш җыйган, Илдар Гыйльметдинов – 55 процент. Бер мандатлылар арасында Иршат Минкин әйдәп бара – 62 процент тавыш җыюга ирешкән.

“Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итүен түземсезлек һәм безнең көрәштәшләребез Дәүләт Думасында җитди вәкиллеккә ия булыр дигән өмет белән көтәбез. Бу башка партияләрнең күпме процент җыюына бәйле була, - дип билгеләп үтте Казан мэры. – “Бердәм Россия” өчен тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, бу триумфаль нәтиҗә, дип басым ясап әйтәсем килә”.

И.Метшин искәрткәнчә, сайлау көнне шәһәрдә тавыш биргәннәр өчен җәмәгать транспортында йөрү, "Kazan Arena” стадионында 150 меңләп тамашачыны җыйган бәйрәм концертын карау кебек чаралар бушлай иде.

Казанлыларның тавыш бирү дәрәҗәсе миллион халкы булган башка эре шәһәрләр арасында югары иде, сайлау участокларына яшьләр күпләп барды, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Сайлау нәтиҗәләрен көтелмәгән дип әйтеп булмый, моның өчен системалы гаять зур эш башкарылды һәм эшләнә, диде ул.

“Боларның барысын да халык күрә. Аяклары белән барып рәхмәт әйткән өчен аларга бик зур рәхмәт. “Бердәм Россия” партиясендәгеләр өчен чираттагы транш бу. Мондый нәтиҗә казанлылар, республика халкы безгә ышана дигән сүз, һәм без ул ышанычның кадерен беләбез. Бу безгә алга таба эш башлангычы”, - дип фикерен йомгаклады Казан мэры, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге Сәяси советы секретаре Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100