news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Россия төбәкләре башкалалары мэрлары рейтингында беренчелекне әле дә бирми

“Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тикшеренүләре шундый нәтиҗә күрсәтә

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Казан каласы мэры Илсур Метшин янә Россия төбәкләре башкалалары мэрлары рейтингы башында - “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тикшеренүләре шундый нәтиҗә күрсәтә.

Башкала мэрлары рейтингын төзегәндә, тикшерүчеләр ачык чыганакларга, дәүләт учет һәм статистика органнары материалларына таянган. Шул ук вакытта төп игътибар төбәк һәм федераль экспертларның фикерләренә бирелгән.

Мондый рейтинг дүртенче тапкыр үткәрелеп, бу юлы анда Казан мэрыннан соң Краснодар башлыгы Владимир Евланов икенче булган, Мәскәү мэры Сергей Собянин – өченче. Лидерлар “бишлегенә” Төмәннән Александр Моор һәм Салехардтан Иван Кононенко кергән. Иң соңгы 78 нче урында исә - Тверь мэры Юрий Тимофеев, хәер, ул әлеге вазифага быел майда гына керешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot