news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары мэрлары рейтингында икенче урынны били

Октябрь рейтингын төзүчеләр төбәк һәм федераль экспертлар фикерләренә аерым игътибар биргән

  (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары мэрлары рейтингында икенче урынны били. Бу хакта “Рейтинг” Мәгълүмат коммуникацияләре үзәге үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә белдерелә.

Рейтингта беренче урынны Краснодар мэры алган, өченче урында – Салехард мэры. Мәскәү мэры Сергей Собянин 5 нче урынга билгеләнгән.

Сентябрьдә Казан мэры, шулай ук, рейтингта икенче урынны алды, июль белән августта – беренче.

Төбәк башкалалары мэрлары рейтингын төзүчеләр ачык чыганаклар һәм инсайдер мәгълүматларына мөрҗәгать иткән. Әмма октябрь рейтингын төзүчеләр төбәк һәм федераль экспертлар фикерләренә аерым игътибар биргән. Нәкъ менә шул чыганак тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәсен билгеләгән. Россия субъектларының күбесе буенча мәгълүматларның күп өлеше агымдагы елның сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр тупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot