Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин - Россия субъектлары башкалалары башлыкларының июль рейтингы башында
Икенче һәм өченче баскычта – Краснодар һәм Мәскәү башлыклары - Владимир Евланов һәм Сергей Собянин
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары башлыкларының июльдәге “Халык рейтингы” башында тора. “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ субъектлары башкалалары мэрларының популярлыгын бәяләүгә багышланган масштаблы тикшерүне бастырган.
Башкала мэрлары рейтингын төзегәндә, тикшерүчеләр ачык чыганакларга, дәүләт учет һәм статистика органнары материалларына мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта төп игътибар төбәк һәм федераль экспертларның фикерләренә ясалган.
Мэрлар рейтингының беренче төркеменә, 100 баллы бәяләү системасы булганда, 55 баллдан артык җыйган һәм 1-25 нче урыннар яулаган субъект башкалалары башлыклары кергән.
“Халык рейтингы” лидеры дип Казан мэры Илсур Метшин (78 балл) танылган. Икенче һәм өченче баскычта – Краснодар һәм Мәскәү башлыклары - Владимир Евланов һәм Сергей Собянин (76 һәм 74 балл). Рейтингның бишлеген Төмән һәм Калуга мэрлары - Александр Моор һәм Константин Баранов (74 һәм 73 балл) төгәлли.
Рейтинг лидеры Илсур Метшин “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге сайтында сораштыру нәтиҗәләрен шәрехләде һәм уңыш серләре белән уртаклашты. “Әлбәттә, мине Казанны төрле рейтингның башында күрү куандыра. Ләкин, әлбәттә, мин бу нәтиҗәне шәхси хезмәтем дип санамыйм. Мэр булып ун ел ярым эшләп – иң элек Түбән Камада, аннары Казанда – гадәттә, шәһәр башлыгына мөнәсәбәтнең хакимият бәяләвеннән бик үк аерылмавына берничә тапкыр инандым. Ә хакимиятнең бәясе кешеләр үз күзләре белән күрә алырлык чын нәтиҗәләрдән тора”, - дип билгеләде ул.
“Кешеләрнең халәтләрен һичшиксез исәпкә алырга кирәк, ләкин очсыз популярлык артыннан кумаска кирәк, аны югалтудан куркырга кирәкми”, - дип ышана И.Метшин.
“Соңгы елларда Универсиадага әзерләнгәндә, Казан үсешкә таба бик зур адым ясады – моны барысы да күрә, - дип ассызыклады шәһәр мэры. – Россия Президенты Владимир Путин бездә булганда, Татарстан башкаласының “искиткеч Европа шәһәренә” әйләнүен әйтте. Бездә спорт инфраструктурасы үсте, юлларның чиреген ремонтладык, яңа метро станцияләре, чишелешләр төзедек, шәһәрнең тышкы күренешен матурладык һ.б. Бу җиңү өчен барлык шәһәр һәм республика структуралары, шулай ук бизнес тырышып эшләде. Нәтиҗә күзгә күренә. Мисал өчен, беренче урында булган бөкеләр проблемасы бүген алай ук кискен тормый”.
Шул ук вакытта, Метшин сүзләренчә, беркем дә йоклап ятмый, чишүне таләп иткән проблемалар күп. “Бүген безнең өстенлекләр – торакларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау, йорт яны территорияләрендә уңайлыклар булдыру, балалар бакчалары төзү (елына 30 бакча ачабыз), яшелләндерү, шәһәрнең берничә зур паркын реконструкцияләү, яр буйларын тәртипкә китерү, мәгълүматлаштыру һәм ТКХ өлкәсен контрольдә тотуны көчәйтү”, - дип билгеләде Казан мэры.
Ул шулай ук игътибар иткәнчә, мәдәният елында берничә инициатива гамәлгә ашырыла. “Мәсәлән, безгә килүче танылган актерлар һәм шагыйрьләр Казан ишегалларында җирле сәләтләр белән шигырьләр укыйлар. Константин Хабенский, Сергей Безруков, Евгений Евтушенко да бу чарада рәхәтләнеп катнашты”, - дип сөйләде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз