news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрларының милли рейтингы беренче урында

Казан мэры Россиянең 88 шәһәре җитәкчеләре арасында иң алдынгы булган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Казани мэры Илсур Метшин шәһәр башлыклары милли рейтингында Россиянең 88 шәһәрендәге коллегаларын узып, алга чыккан. Исемлек октябрь-ноябрь ае нәтиҗәләре буенча төзелгән. Тикшеренүне “Рейтинг” Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Хөкүмәте Финанс университеты белән берлектә әзерләгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспертлар Илсур Метшинның Европа Советы комитетларының берсенә вице-рәис итеп яңадан сайлануын, шулай ук Казан хастаханәләрендәге масштаблы капиталь төзекләндерү эшләре, теркәлмәгән чүплекләргә каршы көрәшне билгеләп үткән.

Шулай ук заманча экорайон төзү конкурсы үткәрү дә игътибарга алынган.

Рейтингта икенче урынны Мәсәкү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Төмән мэры Руслан Кухарука яулаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot