Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Россия мэрларының февраль рейтингында - беренче
Казан мэры, узган рейтинг нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бер "баскыч"ка күтәрелде
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрларының февраль рейтингында беренче урынны били. Казан мэры, узган рейтинг нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бер "баскыч"ка күтәрелде һәм хәзер лидерлык итә.
Рейтинг шул ук исемдәге Мәгълүмат коммуникацияләре үзәге белән РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Политология тикшеренүләре үзәге белгечләре тарафыннан төзелгән.
Тикшерүчеләр ачык мәгълүматлар һәм инсайдер мәгълүматларына мөрәҗәгать иткән. Әмма алар төбәк һәм федераль экспертлары фикерләрен исәпкә алган. Нәкъ менә шул чыганакларның эшенә соңгы нәтиҗәне биргән.
Шулай итеп. Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унлыгына Илсур Метшин (Казан), Владимир Евланов (Краснодар), Александр Моор (Төмән), Иван Кононенко (Салехард), Сергей Боженов (Белгород), Максим Ряшин (Ханты-Мансийск), Ислам Кадыйров (Грозный), Сергей Собянин (Мәскәү), Петр Тултаев (Саранск) һәм Олег Фурсов (Самара) кергән. Мәскәү мэры исемлектә бары тик 8 нче урынны гына били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз