Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин православие динендәге христианнарны Пасха бәйрәме белән котлады
Казан мэры православие динен тотучыларга сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, иминлек һәм татулык теләде
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүче православие динендәге гражданнарны Пасха белән тәбрикләде.
“Әлеге бөек бәйрәм күп гасырлар дәвамында христианнарга сүрелмәс иман яктылыгы бүләк итә, әлеге яктылык аларның тормышын тирәнлек һәм мәгънәвилек белән баета, кешеләрнең йөрәгенә, якыннарга мәхәббәт хисен сеңдерә, тыныч киләчәккә ышаныч һәм шәфкатьлелеккә омтылыш уята.
Бүген Рус православие чиркәве иҗтимагый тормышта актив катнаша, үсеп килүче буынның әхлакый тәрбиясенә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга саллы өлеш кертә, төрле халык һәм дин вәкилләре арасында үзара хөрмәт традицияләрен саклый. Башкалада яңа чиркәүләр төзелеше һәм шәһәрнең борынгы храмнарын торгызу эше дәвам итә, елдан-ел дин йортларына килүчеләр саны арта, приходларның мәдәни-агарту, социаль эшчәнлеге үсеш ала”, – диелә тәбрикнамәдә.
Илсур Метшин православие дине вәкилләренә сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, иминлек һәм татулык тели. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз