news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Осиново бистәсендәге завод - Казан агломерациясе өчен зур уңыш

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проекты халыкара экспертиза узачак.

Илсур Метшин: Осиново бистәсендәге завод - Казан агломерациясе өчен зур уңыш
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан агломерациясе өчен «Чиста мохит» федераль проектына эләгү зур уңыш булачак. Аның буенча Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзиләр. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Мин элеккечә чүп эшкәртү заводы һичшиксез булырга тиеш дигән фикердә калам. Без активистлар белән очраштык. Аларның борчуларын һәм процесс эчендә игътибар белән булу теләген уртаклашабыз. Чыннан да, проектны үтәү мөһим. Ә башкача аны эксплуатациягә тапшыра алмыйлар», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, завод проекты халыкара экспертиза узачак, дип искәртте мэр. Халыкның бурычы — контрольдә тоту һәм үз мәнфәгатьләрен яклау, дип өстәде.

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә калдыкларны термик эшкәртү заводын 2020 елның беренче яртысында төзи башлыйлар. Инвестор чит ил экспертларының барлык бәяләмәләрен алуны көтә.

Дәүләт экспертизасы бәяләмәсендә инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләре һәм проект документлары техник регламентлар таләпләренә һәм гамәлдәге норматив хокукый актлар белән беркетелгән таләпләргә туры килә, диелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100