news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: “Новая волна” фестивален Казанга күчерү генә безнең өчен күңелсез шөгыль”

Казан шәһәре Думасы популяр фестивальне Юрмаладан Татарстан башкаласына башкача итеп күчерергә тәкъдим итә

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Ел саен Юрмалада үткәрелә торган “Новая волна” музыка фестивален Казанга күчерергә кирәк.
Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә шундый фикер белдерелде. Бу идеяне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Надыр Хәйруллин чыгышыннан соң белдерде.

Соңгысының чыгышы Украинадагы вәзгыять һәм бу илнең көньяк-көнчыгыш төбәкләре качакларына ярдәм күрсәтү турында иде. Хәйруллин, Украина кризисы белән бәйле рәвештә, Европа илләренең Россиягә карата позицияләре, шулай ук Латвия хакимияте гамәлләре турында  шактый хисси итеп белдерде. Аерым алганда, депутат Россия шоу-бизнес эшлеклеләре өчен бу илгә юл ябылу белән бәйле хәлне искәртте.

Николай Рыбушкин, үз чиратында, Казан хакимиятенә “Новая волна” фестивален оештыручыларга бу проектны ТР башкаласына күчерү идеясе белән чыгарга тәкъдим итте. Казан шәһәре Думасы депутатлары бу идеяне хуплады.

Казан мэры Илсур Метшин да башлангычны хуплады. Аның фикеренә караганда, фестивальне Казанга күчерү генә аз. Бу Универсиаданы иң югары дәрәҗәдә үткәргән Татарстан башкаласы өчен түгел, дип саный ул.

“Новая волна” фестивален Казанга күчерү генә безнең өчен күңелсез шөгыль. Мин аны “Новая волна”ны кабатлау булмасын өчен, киңәйтергә тәкъдим итәм”, - дип белдерде мэр. Ул фестивальне оештыручыларга яңа фестиваль ясарга һәм анда яңа илләрдән катнашучылар һәм аудитория җәлеп итү идеясе белән чыгарга тәкъдим итте. “Без үз алдыбызга зур бурычлар куярга тиеш, шул вакытта аның белән шөгыльләнү кызык булачак. Әйдәгез, яңа “Новая волна” ясыйбыз, - диде Метшин. - Безгә Игорь Яковлевич Крутой белән эшләү ошый һәм без аның белән эшләүне дәвам итәбез. Ул безнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмас дип өметләнәбез. Фестивальне югары дәрәҗәдә оештырабыз. Без булдырабыз!” - дип рухландырды шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot