news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин "Минем сайлау - Минем республика" марафонына әзерлек барышы белән танышты

Мэр "Казан-Арена" стадионында узачак чарага әзерлекне карады

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин "Казан-Арена" стадионында "Минем сайлау - Минем республика" марафонына әзерлек барышы белән танышты, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. 

Әзерлек барышы белән шулай ук Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары  башлыгы Тимур Алибаев, мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров һәм башкалар танышты. 

Мәдәни программаның режиссеры Михаил Волконадский сүзләренчә, стадионда һәркем җанына хуш килерлек күңел ачу чарасын таба алачак. Валентин Гафт катнашында "Әдәби ишегалды" , ретро-автомобильләр экспозициясе, балалар өчен уен мәйданчыклары, конкурс һәм аттракционнар белән анимация зоналары оештырыла.

Күңел ачу программасыннан тыш, стадионда марафонга килүчеләр ачка интекмәсен дип тә кайгыртканнар. Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, урамда туклану зонасы оештырыла, анда бердәм стильдә 20 объект урнашачак. Стадионның үзендә, гадәттәгечә, 88 фуд-корт эшләячәк. Шулай ук урамда Казан сувенир продукциясе дә сатылачак. 

"Мәдәни программаны оештырудан кала, тагын бер төп мәсьәлә - ул иминлек", - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм сайлаулар көнне гражданнарның куркынычсызлыгы ничек кайгыртылачагы белән кызыксынды. "Бу көнгә безнең төп бурыч икәү: сайлау участокларын игътибарсыз калдырмау һәм "Казан-Арена"дагы бәйрәмгә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү. Шуңа да безнең бөтен гарнизон эшкә җәлеп ителәчәк", - дип хисап тотты Казан буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы. 

Хәзерге вакытта илнең иң яхшы кинофильмнарын күрсәтү өчен зур экран урнаштырыла торган стадионны караганнан соң, Илсур Метшин казанлыларга мөрәҗәгать яздырды, ул аларны сайлаулар көнендә активлык күрсәтергә өндәде.               

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100