news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин мәктәп ашханәләрен кулдан акча түләнми торган эшләүгә күчерергә тәкъдим итә

Мэр сүзләренчә, укучылар кесәсендәге вак акча аларны кызыктырып кына тора.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә уку елының дүртенче чирегендә мәктәп ашханәләрен кулдан акча түләнми торган итеп эшләүгә күчерергә тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, укучылар кесәсендәге вак акча аларны кызыктырып кына тора.

Шулай ук эшлекле дүшәмбедә Казан балалар бакчаларында тикшерүләр кысаларында тукландыруны оештыру эшендә 347 мең сумлык тәртип бозу очрагы ачыкланганлыгы хәбәр ителде. Татарстан мәктәпләрендә исә ул 4 миллион сумга җиткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100