news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин җәмәгать транспорты җитәрлек санда булырга тиешлеген әйтте

Мэр изоляциядән соң эшенә янә керешкән предприятиеләр арта баруын искәртте.

Илсур Метшин җәмәгать транспорты җитәрлек санда булырга тиешлеген әйтте

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда җәмәгать транспорты җитәрлек күләмдә йөрергә тиеш. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

«Контроль кирәк, чөнки һаман да күбрәк предприятиеләр изоляциядән чыгып, эшкә керешәчәк. Транспорт саны оптималь булырга тиеш. Метрода, транспорт тукталышларында халык җыелып торырга, этеш-төртеш булырга тиеш түгел», — дип искәртте мэр.

Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров шәһәрдә хәрәкәттә булган җәмәгать транспорты 35 проценттан 50 процентка күтәрелгәнен әйтте. Тик, аның сүзләренчә, пассажирлар саны һаман 25 процент кына тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100