news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: “Өлкәннәр ункөнлегендә берәү дә игътибарсыз калырга тиеш түгел”

1-10 октябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, чаралар оештырылачак

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1-10 октябрь көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Казан шәһәрендә, өлкәннәр ункөнлеге уздырылачак.

Башкалада 326 меңнән артык пенсионер яши, бу шәһәр халкының 27,4 проценты дигән сүз.

“Өлкәннәр ункөнлегендә пенсионерлар өчен мунча, чәчтараш, көнкүреш техникасын төзекләндерү, кием-салымны ремонтлау хезмәте юнәлешендә хәйрия чаралары уздыруга басым ясалачак”, - диде бүген шәһәр башлыгы Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук, бу көннәрдә пенсионерларга хәйрия төшке ашлары уздыру да каралган. Бу чараларны төрле оешмалар, эшмәкәрләр үткәрәчәк.

Өлкәннәрнең сәламәтлегенә дә игътибар артачак. Декада көннәрендә алар өчен медицина учреждениеләрендә Ачык ишекләр көннәре һәм пенсионерларның өйләренә барып, медицияна ярдәме күрсәтү каралган.

Ләйлә Фазлыева бу 10 көнлектә пенсионарлар өчен мәдәни чаралар уздырылачагын да искәртте. Иртәгә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, 2 октябрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, 3 октябрьдә Совет районында, 8 октябрьдә исә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче пенсионерлар өчен шундый чаралар була.

1 октябрь көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында өлкәннәр ункөнлегенең рәсми ачылышына багышланган тантана узачак.

ЗАГС хезмәткәрләре исә Казан шәһәрендә яшәүче алтын туйларын билгеләп узучы 77 һәм бриллиант туйларын үткәрүче 12 парны тәбрик итәчәк.

“Өлкәннәр ункөнлеге безнең өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебезне күрсәтергә тагын бер мөмкинлек. Бу чараларның югары дәрәҗәдә узуы бик мөһим. Бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калырга тиеш түгел һәм ункөнлек вакытында өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең ишеге пенсионерларның һәркайсына да ачык булырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100