news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин өлкән яшьтәге казанлыларны балалар һәм оныклар буыны исеменнән котлады

Казан мэры Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәге казанлыларга мөрәҗәгать итте

(Казан, 1 октябрь, “Татар–информ”). Казан мэры Илсур Метшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәге казанлыларга мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле казанлылар!
Халыкара өлкәннәр көнендә балалар һәм оныклар буыны исеменнән сезгә чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.
Сезнең үз илегезне яратуыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм батырлыгыгыз илебездәге бүгенге тормышның нигезенә әйләнде. Сез – иң яхшы традицияләрне саклаучылар һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк. Сезнең буын безне тормышны яратырга, намуслылык һәм гаделлекне бәяләргә, куелган максатка ирешергә һәм яхшыга өметләнергә өйрәтте. Сез әле һаман да сафта, илдә, республикада, шәһәребездә барган вакыйгаларга битараф түгелсез, эшлекле һәм оптимист булып каласыз.
Безне аңлавыгыз, игелеклелек һәм түземлелегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер һәм җан җылысы теләп калам!

Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин





news_right_1
news_right_2
news_bot