news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Ләйлә Фазлыева һәм Альбина Шәвәлиеваны яңа эшкә билгеләнүләре белән котлады

Ләйлә Фазлыева урынына Наталья Гречанникова билгеләнде

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан мэры Илсур Метшин бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Ләйлә Фазлыева һәм Альбина Шәвәлиеваны яңа эшкә билгеләнүләре белән котлады.

Шәһәр башлыгы ТР Президентының яңа ярдәмчесе һәм ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгының казанышларын билгеләп үтте.

“Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүнең иң катлаулы һәм җаваплы чоры – 4 ел дәвамында Ләйлә Фазлыева безнең белән эшләде. Аның җитәкчелегендә шактый күп яңалык һәм башлангычлар булды, аларны Ләйлә Ринат кызы республика күләмендә тормышка ашырачагында шикләнмибез. ТР Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнүе республикабыз башлыгының ышанычын белдерә”, - дип ассызыклады мэр үзенең элеккеге социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына.

Шәһәр башлыгы Президентның яңа ярдәмчесенә уңышлар теләде. Ләйлә Фазлыева, үз чиратында, Илсур Метшинга, аның җитәкчелегендә командада эшләргә өйрәнүе һәм җитәкче буларак формалашуы өчен рәхмәтен белдерде. “Хөрмәтле коллегалар, безнең алда торган мәсьәләләрне бергә хәл иттек. Минем өчен Казан – яраткан шәһәрем, бөтен дөньяга Казаннан да әйбәтрәк шәһәр юклыгына ышандырасым килә. Минем өчен Казан тормышымда һәм эшчәнлегемдә өстенлен тора”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Аның урынына Наталья Гречанникова билгеләнде. Элек ул Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары иде.

Шулай ук, шәһәр башлыгы ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсен җитәкләгән Альбина Шәвәлиеваны да котлады. “Альбина Шәвәлиева әлеге вазифага иң яхшы һәм лаеклы кандидатура иде. Бу – республикабыз җитәкчелегенең фикер. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы буларак ул республикабызда гына түгел, аннан читтә дә үрнәк алырлык шактый кызык һәм яңа нәрсәләр тәкъдим итте”, - диде Илсур Метшин.

Моңа кадәр Казан шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе булган Альбина Шәвәлиева Илсур Метшинга рәхмәт сүзләрен белдерде.
“Әти-әни йортын калдырып киткән яшь килен кебек хис итәм үземне, бер яктан, бераз моңсу, икенче яктан, шатлыклы үзгәрешләр көтә. ЗАГС мәсьәләләре Казан өчен беркайчан икенче планда булмады. Хөрмәтле хезмәттәшләрем, уртак эш башкардык, рәхмәтлемен сезгә. Сезнең командада эшләвем белән горурланам һәм бәхетлемен”, - дип билгеләде ул.

Илсур Метшин Альбина Шәвәлиевага “Казанга мактауга лаек хезмәт итүе өчен” мактау билгесен тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100