Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: “Кышны тулы әзерлектә каршы алырга кирәк”
Бу ялларда юлларны бозлавыктан арындыру өчен 370 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Шул уңайдан, бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин бу өлкәдә эшләүчеләрне котлады.
“Сезнең хезмәтегез кыен да, авыр да, күзгә дә күренми торган. Әмма эшегезне ниндидер сәбәпләр аркасында башкара алмасагыз, моны шунда ук күреп алалар. Без үзебезнең юл салучылар һәм төзекләндерүчеләр хакында болай дип әйтә алмыйбыз”, - диде ул.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, 17-19 октябрь көннәрендә башкала урамнарына 210 данә техника чыккан һәм юллардагы бозлавыкны бетерү өчен, юлларны бозлавыктан арындыручы 370 тонна махсус матдә - ком-тоз катнашмасы кулланылган. Юл хуҗалыгы техникасы, иң беренче чиратта, күперләрдә, транспорт күп йөри торган җирдә эшләгән.
“Оператив эшләвегез бик яхшы. Бу кышкы сезонның беренче көннәре генә, һава торышы тудырган кыенлыклар әле алда булачак. Шуңа да кышны тулы әзерлектә каршы алырга кирәк, төп юллар гына түгел, җәяүле юллары, тротуарлар да игътибарсыз калырга тиеш түгел”, - диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз