news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин коронавируска кабат анализ биргән

Ул җырчы Лев Лещенко белән бер чарада катнашкан булган, күптән түгел әлеге җырчыда коронавирус тапканнар.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин, Россия эстрадасы җырчысы Лев Лещенко белән бер чарада катнашканнан соң, бүген коронавируска кабат анализ бирде. Бу мәгълүматны мэрия матбугат хезмәтендә расладылар.

«Төрле кешеләр белән очрашулар үткәрү һәм актив эшчәнлек белән бәйле рәвештә, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмас өчен, Илсур Метшин 23 мартта ук үз теләге белән анализ тапшырды, ул тискәре нәтиҗә бирде», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә коронавирус йоктыруның 1 036 очрагын расланган, шуларның 11 очрагы Татарстанда теркәлгән. Бу инфекция күптән түгел Лев Лещенкода ачыкланган дигән хәбәр таралган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100