news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Казанның яшь гаиләсен өч игезәк тууы белән котлады

Закировларның яңа туган сабыйлары - ир балалар

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда яшәүче яшь гаилә – Эльмира һәм Марат Закировларның 2015 елда өч игезәк ир балалары туган. Гаиләдә озак көттергән әлеге шатлыкны ГХАТ (ЗАГС) идарәсенең яңартылган бинасында Казан мэры Илсур Метшин да уртаклашты. Шәһәр башлыгы исем кушу тантанасында катнашып, бәхетле әти-әнигә бүләк тапшырды. Шулай ук шәһәр башлыгы ГХАТ бинасын карады һәм биредәге хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән танышты.

2015 елның 26 октябрендә Марат һәм Эльмира Закировларның гаиләсендә бик истәлекле вакыйга була – өч игезәк ир бала туган. Әти-әни балаларга Салават, Җәүдәт һәм Мурат дигән бик матур исемнәр кушкан. Нәниләрнең әниләре сүзенә караганда, аларның нәселендә өч игезәк бала туу очрагы күзәтелә икән.

Бик матур яңа формадан киенгән ГХАТ хезмәткәре туу турындагы таныклыкларны тапшыру тантанасын тәмамлаганнан соң, әти-әниләрне Илсур Метшин котлады. “Узган ел нәкъ менә сезнең гаиләгездә шәһәрдә бердәнбер очрак булган өч игезәк ир бала туды. Бу бик истәлекле вакыйга, мин сезне ихластан котлыйм. Сезгә, нәниләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге телим. Сабыйлар үскән саен, сезне һәрчак шатландырып торсыннар”, - диде мэр һәм әти-әнигә туу турында таныклыклар һәм бүләк сыйфатында уенчык кибетенә сертификат тапшырды.

Исем кушу тантанасы үткәрелгән шәһәрнең төзекләндерелгән ГХАТ – Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бинасы бер ел элек Казанның Яңа Савин районында урнашкан Меридиан урамы, 4 адресы буенча башка бинага күченде. Шәһәрнең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова сүзләренчә, үзәккә көн саен теге яки бу хезмәт буенча 100ләп кеше мөрәҗәгать итә икән.

Уңайлык буенча, ишек төбендә үк электрон чират өчен терминаллар урнаштырылган. Бирегә килүчеләр үзләрен кызыксындырган хезмәт төре буенча шул ук яки алдагы көнгә талон ала алар. Янәшәдә генә ТР электрон Хөкүмәте инфоматлары тора. Гражданнар алар аша электрон формада гаризалар тутыра, дәүләт пошлинасын түли алалар. Казанлылар дәүләт хезмәтләре порталы аша кирәкле белгечкә языла алалар, шулай ук иске гадәт буенча чират тору тәртибе дә гамәлдә.

Кабул итү зонасы ике өлешкә бүленгән: гражданлык хәле актларын беренчел теркәү зонасы (туу, уллыкка (кызлыкка) алу, язылышу, аерылышу, исем алыштыру) һәм документларны икенче тапкыр бирү зонасы, архив. Бүлекләр көтү зоналары белән аерылып тора, биредә диваннар куелган, гражданнар йомшак кәнәфиләргә утырып чират көтәләр. Шулай ук зур булмаган балалар мәйданчыгы да булдырылган.

ГХАТның “йөрәге”, ул, әлбәттә, архив. Биредә берничә буын казанлыларның шәхси тормышларына кагылышлы документлар саклана. “Архивта 3,5 млн тирәсе язма саклана. Гражданлык хәле актлары теркәлгән язмалар 100 ел сакланырга тиеш. Аннан соң алга таба саклау өчен алар ТР Милли архивына тапшырыла. 2019 елда без 1918 елгы архив фондын тапшырачакбыз”, - дип эш серләрен ачты ГХАТ идарәсе җитәкчесе.

Казанның күренекле кешеләре турындагы гражданлык хәле язмалары аеруча зур әһәмияткә ия. Гүзәл Габбасова Илсур Метшинга язучы Василий Аксеновның, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның абыйсы – Михаил Ельцинның, актер Леонид Филатовның туу турындагы язма актларын, шулай ук Иосиф Сталинның улы – Василий Сталинның өйләнешү һәм үлү турындагы язма актларын күрсәтте. Әлеге раритет документлар катгый таләпләр буенча саклана – биредә махсус янгын сүндерү системасы көйләнгән, һава температурасы һәм дымлылык даими рәвештә тикшерелеп тора бүлмәләргә уңайлы механик стеллажлар урнаштырылган.

Очрашу ахырында Илсур Метшин ГХАТ идарәсендә казанлылар өчен уңай шартлар булдырылуын билгеләп үтте, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot