news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казанның Яңа Савин районында төзелә торган бинаны карады

Хәзерге вакытта мәктәптә төзелеш эшләре тәмамлану алдында

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районындагы Бондаренко урамында урнашкан мәктәптә төзелеш барышын белән танышты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авитөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директор вазифаларын башкаручы Дмитрий Нунукин, шулай ук төзелеп килә торган мәктәпнең директоры Эльвира Наумова озата йөрделәр.

Хәзерге вакытта мәктәптә төзелеш эшләре бетү ягына таба бара. Төзелеш эшләренә 8 техника берәмлеге һәм 267 кеше җәлеп ителгән. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла. Төзелеш агымдагы елның 31нче июлендә бетәр дип планлаштырыла.

Бондаренко урамындагы урта гомуми белем бирү учреждениесе 1375 укучыга исәпләнгән. Мәктәп директорының сүзләренә караганда, белем бирү учреждениесендә логистика яхшы итеп уйланылган. Мәктәптә кече һәм зур спорт заллары, хореография залы, бассейн һәм ике актлар залы булачак. Тышкы спорт корылмаларына килгәндә, хоккей тартмасы, волейбол, баскетбол өчен мәйданчыклар, йөгерү өчен бүлеп бирелгән махсус юл һәм футбол кыры каралган.

Илсур Метшин моңа кадәр әлеге микрорайондагы ата-аналардан балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитеп бетмәүгә бәйле булган зарлар күп килгәнлеген ассызыклап үтте. “Балалар бакчалары буенча бигрәк тә зур проблема иде. Президентыбызның “Бәләкәч” программасы һәм “Юл картасы” гамәлгә кертеп, әлеге мәсьәләләр чишелде. Хәзер исә әлеге микрорайон өчен беренче урында торган мәсьәлә - мәктәп”, - диде шәһәр җитәкчесе.

Ул, мәктәп өчен иң мөһиме - педагогик коллектив, дип билгеләп үтте. “Педагогларның югары дәрәҗәдәге белемнәреннән башка яхшы белем биреп була алмый”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе һәм директор Эльвира Наумовага иң яхшы педагогларны җыярга киңәш итте. Бүгенге көндә инде укытучылар составын җыю эше башланган, әлеге эш конкурс нигезендә башкарыла. Коллектив 80 процент тупланган, ә административ аппарат тулаем формалашкан.

Бинаны караган вакытта Илсур Метшин әлеге мәктәп белем алу урыны гына түгел, ә микрорайонның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла торган үзәге дә булырга тиеш дип ассызыклап үтте. Казан мэры спорт белән шөгыльләнер өчен тиешле шартлар булдырырга өндәде. Илсур Метшин мәктәп директорыннан һәм төзүчеләрдән бина дизайнына, шулай ук бүлмәләргә, төсләрне сайлауга зур игътибар бирүләрен сорады.

Эльвира Наумова хәбәр иткәнчә, мәктәпнең инде потенциаль партнерлары да барлыкка килгән – Спортның су төрләре сарае мәктәпкә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдим ясаган. Синхрон йөзү белән шөгыльләнүче яшь спортчыларга “кече су” - 25 метрлы бассейн да җитә.

Шәһәр җитәкчесе мәктәпнең спорт инфраструктурасын балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе дәресләре һәм спорт секцияләре өчен дә файдаланырга кушты. “Беренче сентябрьгә монда тормыш кайнарга тиеш, шул исәптән класстан тыш вакытта да”, - диде Илсур Метшин.

Фотосурәт Казан мэриясе сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100