Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: ”Казанның пассажир транспорты хәрәкәтенең яңа схемасын ачык фикер алышуга тәкъдим итәргә кирәк”
Илсур Метшин: ”Казанның пассажир транспорты хәрәкәтенең яңа схемасын ачык фикер алышуга тәкъдим итәргә кирәк”
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Габделхаков Казанның яңа маршрут проектын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 22 һәм 23 мартта Татарстан башкаласында шәһәрнең маршрут челтәрен оптимальләштерү максаты белән пассажирлар агымын комплекслы тикшерү уздырылды. Тикшерү эшләренә Санкт-Петербургның “Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү һәм проект институты” ЯАҖ Россия белгечләре җәлеп ителгән иде. Алар Казан мэриясе заказы буенча 1000 еллык шәһәр өчен пассажир транспортының яңа схемасын эшләде.
Казанның пассажир транспорты хәрәкәтенең яңа схемасы хәрәкәт итүче составны нәтиҗәле файдалануны һәм халыкның барлык юнәлешләр буенча сыйфатлы хәрәкәт итүне тәэмин итәргә тиеш. Яңа схема кертелгәч, пассажир тарафыннан транспортта баруга киткән вакыт уртача алганда, 15-20 процентка кимергә тиеш.
Татарстан башкаласында транспорт системасы үсеше векторлары түбәндәгеләр: автобусларның пассажирлар сыешлылыгын арттыру, бер-берсен кабатлаучы маршрутларның санын киметү (хәзерге вакытта Ленин дамбасы буенча 44 маршрут бер-берсен кабатлый), Казан метрполитенын җир өсте транспорты белән тоташтыру. Шәһәр үзәгендә пассажирлар йөртү буенча өстенлек электр транспортына биреләчәк.
“Ленин дамбасы һәм Декабристлар урамыннан трамвай юллары демонтажланачак, ә яңа трамвай маршрутлары Киров дамбасыннан узачак. Троллейбусларның транспорт челтәре Чистай һәм Әмирхан урамнарындагы участоклар белән баетылачак. Автобусларның транспорт челтәреннән вакытлы йөзмә күпер төшереп калдырылачак, хәрәкәт Миллениум күпере аша оештырылачак”, - дип хәбәр итте Айдар Габделхаков Казанның пассажирлар транспорты хәрәкәте белән бәйле яңалыкларны.
“Казанның пассажир транспортының яңа схема проектын гаммәви мәгълүмат чараларын да җәлеп итеп, ачык фикер алышуга чыгарырга кирәк. Халык фикерен белү мөһим, чөнки транспорт хәрәкәте схемасын оптимальләштерү кешеләр өчен эшләнә. Транспорт мәсьәләсе безнең көндәлек тормышка кагыла”, - дип аеруча ассызыклады Илсур Метшин.
Татарстан башкаласында пассажир транспорты хәрәкәтен оптимальләштерү автобус маршрутларын 149дан 97 кадәр киметүне, трамвай маршрутларын 16дан 14кә калдыруны күз алдында тота. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, бу бары проект кына һәм аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
“Хәрәкәтнең яңа схемасы – җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган очрак. Транспортның яңа схемасы турында фикерләрне машина йөртүчеләрдән, транспорт компаниясе җитәкчеләреннән һәм шәһәр районнары башлыкларыннан сорарга кирәк. Оптимальләштерүнең максатлары яхшы һәм әлеге проектны җиренә җиткереп тормышка ашырырга кирәк”, - дип ассызыклады яңа проектны үзләштерү буенча әзерлек эшләренең мөһимлеген Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз