news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казанның мактаулы гражданнарын бүләкләде

Илсур Метшин Казанның мактаулы гражданнарын бүләкләде

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин тантаналы рәвештә «Казанның Мактаулы гражданины» билгесен тапшырды.

Әлеге исем шәһәр көне уңаеннан, Казан Думасы тарафыннан башкаланың үсешенә, Россия һәм халыкара күләмендә Казанның ролен һәм абруен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә. Быел алар дүртәү иде: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров, «Казэнерго» җитештерү берләшмәсе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рәүф Кафиатуллин, «Казгражданпроект» институты» ААҖ генераль директоры Марат Кафиатуллин һәм РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округының тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков.

«Казанның Мактаулы шәхесе» исемен алучыга Мактаулы гражданин грамотасы, тасмада Мактаулы гражданин билгесе һәм күкрәк тамгасы каралган. Шулай ук аларга 30 мең сум акча да бирелә. Бу шәхесләрнең исемнәре Казанның Мактаулы гражданнары китабына кертелә һәм меңьеллык шәһәр музеенда саклана.

Беренче булып Илсур Метшин тантаналы рәвештә татар милли җыр һәм музыка сәнгатенең күренекле вәкиле Илһам Шакировны бүләкләде. Билгеле булганча, И. Шакиров халыкның яраткан җырчысына әверелде, миллионланган кешенең ихтирамын яулады. Аның иҗаты Россиянең күпмилләтле сәнгатенең иң якты битләренең берсе булып тора. Зур казанышларын танып 2003 елда Казанда Илһам Шакиров исемендәге беренче Халыкара конкурс оештырылды һәм үткәрелде, ә 2005 елда икенче Халыкара конкурс узды. Илһам Шакиров исеме һәм иҗаты республикада, Россиядә һәм аның чикләрендә күптән танылган.

«Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелгән Рәүф Кафиатуллин исә Казан шәһәре һәм Татарстан республикасы җылылык энергетикасы, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе үсеше өчен зур өлеш керткән шәхес. Гади эшчедән зур җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән Рәүф Кафиатуллин җитештерү өлкәсендә 49 ел хезмәт итә. Аның ярдәмендә яңа технологияләр үзләштерелгән. Ул җитәкләгән «Казэнерго» берләшмәсе коммуналь энергетика өлкәсендә Россиядә җылылык белән тәэмин итүче иң эре предприятиеләрнең берсенә әверелде.

Марат Кафиатуллин шулай ук Казан шәһәре үсеше өчен бик күп эшләр башкарган шәхес буларак билгеле. «Казгражданпроект» институты» ААҖ республиканың тузган торак программасы кысаларында күп хезмәтләре белән дан тотты. ТР Хөкүмәте, Казан Ратушасы, ТР Югары Суды, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Мәрҗани мәчете һәм башка күп кенә биналарның проекты ул җитәкләгән институт тарафыннан эшләнде. Моннан тыш әлеге институт Казан шәһәре генераль планының да төп проектчысы булып тора, шулай ук Казан метрополитенын проектлавында һәм төзелешендә актив катнаша.

Камил Исхаковны котлау аеруча җылы рухта узды. Казан Думасы депутатлары, элекке мэрның якын туганнары аны басып каршы алдылар. Билгеле, 1991нче елдан башлап, ягъни 17 ел Казан шәһәре башлыгы булып торган К. Исхаков Татарстан башкаласын дөнья күләмендә яңа дәрәҗәгә күтәрде, аның ярдәмендә Казанны күп җирләрдә таный башладылар. Шул ук тузган торак программасын тормышка ашыру, башкаланың тарихи үзәген реконструкцияләү, Казан метросы төзелешен башлау, Казан елгасы аша төзелгән күпер шәһәр халкы тормышын уңайлы итү өчен башкарылган эшләрнең берничәсе генә.

Казан мэры Илсур Метшин Казанның Мактаулы гражданины исеменә лаек булган бу һәр шәхес турында җылы сүзләрен җиткерде. «Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч вакыйга. Танылган, билгеле кешеләр булудан тыш, әле шәһәре мэры булганчы ук аларның һәркайсы белән мине шәхсән күп әйбер бәйләде. Мәсәлән Илһам Шакиров безнең халыкның горурлыгы. Татар җырчылары арасында сез һәрдаим «Беренче» санлы булып торасыз. Минем өчен шәһәр депутатлары һәм халык исеменнән сезне бу залда каршылау бик шатлыклы», - диде И. Метшин. Шулай ук ул абыйлы-энеле Рәүф һәм Марат Кафиатуллиннарның да эшләренә зур бәя бирде. «Устав нигезендә, өчтән дә күбрәк кешегә Мактаулы гражданин исеме бирергә ярамаса да, аларны һич берничек тә аеру мөмкин түгел. Гадел һәм професииональ рәвештә үз эшләрен башкаручы бу кешеләрнең исемнәре бәлки һәрдаим яңгырамыйдадыр. Әмма алар озак еллар буе Казан шәһәре халкы өчен күп көч куйдылар. Рәүф Абдуллович искиткеч тыйнак кеше. Марат Абдуллович институты ярдәмендә бүгенге матур Казанны күрәбез. Аның кулы тимәгән зур объект бүген юктыр», - диде Илсур Метшин.

Камил Исхаковны котлаганда Илсур Метшин барлык казанлылар исеменнән рәхмәт җиткерде.«Мин Республика һәм шәһәр көне уңаеннан үзебезнең мэрны котларга бик шатмын. Минемчэ, элеккеге мэрлар булмый. Сезгә булган ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен нинди генә сүзләр әйтү да аз кебек. Бары фотографияләрне карау гына да җитә: Казанның элекке һәм хәзерге кыяфәте. Мин Казан шәһәре үсешенең күзәтүчесе булдым. Һәм сез Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән иң авыр 1996 елда тузган торак программасын булдырганда, мин Совет районы башлыгы Альберт Камалиевта эшли идем, һәм моңа булмастыр кебегрәк аптырап карадым. Чөнки болай да авыр вакытлар иде ул чакта. Һәм бүген бары Казан буенча гына да 33 мең гаилә үз почмагын булдырды. Алар сезгә бик рәхмәтле. Миңа да бу бөек программаны тормышка ашырган өчен Сезгә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез», - диде И. Метшин. Ул шулай ук Камил Исхаков ярдәмендә Казан бүгенге көндә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң дәрәҗәсе буенча өченче урында төпле нигездә басып торуын билгеләп узды. Шулай ук спортта да Казан беренчеләрдән булуын ассызыклады.

Барлык Мактаулы гражданин булган шәхесләр исеменнән чыгыш ясап Камил Исхаков бу бүләкнең аның тормышында иң кадерлесе булуын әйтте. «Мин беркайчан да болай дулкынланганым юк иде», - диде ул. К. Исхаков залда булган иң якын туганнарына мөрәҗәгать итеп: «Минем өчен сезнең алда бу бүләкне алу зур горурлык. Сез тормышта миңа күп әйбер бирдегез. Һәм бу бүләк алуны сезгә дә күрергә насыйп булды», - диде ул.

Шулай ук Камил Исхаков Казан хакимиятендәге 17 еллык хезмәт тормыштагы кечкенә битләрнең берсе булуына карамастан, шушы бөек исемне алуга китерүен ассызыклады. «Миңа үзем турында сөйләү уңайсыз. Бу хакта Казан шәһәре йөзе үзе сөйли. Халыкларның үзара дустанә яшәве, шәһәрнең казанышлары шатландыра. Ерактан кайтып үз шәһәр халкыңның елмаюлы йөзен күрү зур бәхет. Шулай ук хәзерге вакытта Россия хакимиятендә Казан турында җылы сүзләр ишетү шулай ук бик рәхәт. Казан турында сөйләгәндә горурлык уяна. Безне Ерак Көнчыгышта да сөйлиләр, килеп әйтәләр. Әйе, без горурлана алабыз, мин горурлана алам. Без эшләгән эш дәвам итә һәм ул җаваплы кулларда. Ул яңа юнәлешләрне ала. Һәм моны Ерак Көнчыгыштан тою аеруча күңелле», - диде К. Исхаков. Ул шулай ук Ерак Көнчыгышта да көченнән килгәнне барысын да эшләячәген әйтте. «Мин Казан тормыш мәктәбенә, туганнарым һәм якыннарым йөзенә тап төшермәм. Казан шәһәре Думасына, Казан депутатлар Шурасына бик зур рәхмәт. Бу Мактаулы исемне мин горур йөртәчәкмен», - диде К. Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100