news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте

Татарстан башкаласының җәмәгать транспорты системасына яңа кадрлар һәм юл йөрү бәяләренә төзәтмә кертү таләп ителә.

Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

“Без ташламага хокукы булган пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыландырылмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмәләр кертергә тиешбез. Тариф өч ел дәвамында күтәрелмәде”, - диде Илсур Метшин.

Моннан тыш, мэр сүзләренчә, Казанның җәмәгать транспорты системасында эшләү өчен 250 машина йөртүче җитми.

“Әгәр дә без җәмәгать транспорты системасының үсешен телибез икән – ике юл бар. Казанда ике вариант та кулланыла — республикадан да, шәһәр бюджетыннан да дәүләт ярдәме бар. Әмма тарифны арттыру да котылгысыз”, - дип йомгаклады мэр. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100