news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: “Казанлыларның үз шәһәрләренә карата мәхәббәте аркасында Казан динамик рәвештә алга бара”

Казан мэры И.Метшин Татарстан башкаласы халкын Яңа ел белән котлый

 (Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Яңа ел белән котлады.

“Хөрмәтле казанлылар!
Ихлас күңелдән барчагызны да якынлашып килүгән Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел – иң тылсымлы, иң яраткан бәйрәмебез. Традиция буенча, без аны якыннарыбыз белән үткәрәбез, гимн көенә һәм курантлар тавышына күңелдән нәтиҗәләр чыгарабыз.

Без казанлылар өчен искә алырлык вакыйгалар күп булды. Мәдәният елы да кызыклы үтте һәм лаеклы дәрәҗәдә төгәлләнде. “Мәдәни күчеш” һәм “Оперение”, “Китап-фест”, “Әдәби ишегалды” проектлары һәм танылган язучылар, шагыйрьләр, актерлар, җырчылар һәм музыкантлар катнашында узган башка чаралар якты вакыйга булдылар. Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булган шәһәребездә данлыклы “Тюрквижн” халыкара җыр фестиваленең узуы тамашачыларның күңелләренә кереп калгандыр дип ышанам.

Казан, фехтование буенча чемпионатны, бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итеп, янә спорт җәмәгатьчелеге игътибары үзәгенә әйләнде. Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы аеруча зур кызыксыну уятты. Казанлыларның физкультура белән шөгыльләнә башлаулары, шәһәрнең төрле районнарында актив төзелә торган универсаль спорт мәйданчыкларына ихтыяҗ зур булуы минем өчен бигрәк тә әһәмиятле.

2014 ел безнең өчен паркларны актив рәвештә торгызу һәм төзекләндерү, яңа яшел зоналар булдыру һәм яр буйларын төзеклзндерү истә калды. Яңартылган Горький паркы шәһәрлеләр өчен чын магнит кебек булды, биредә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәмендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да булдырылган.

Казанлыларның үз шәһәрләренә карата мәхәббәте аркасында Казан динамик рәвештә алга бара. Идел буе федераль округында һәм Россиядә лидерлар рәтендә кала бирә. Без төзү эшләрен, сәнәгатьне, фән, мәгариф, сәламәтлекне саклау, мәдәният һәм спортны үстерүне дәвам итәбез, социаль программаларны теләп тормышка ашырабыз, Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү өстендә ныклап эшлибез. Болар барысы да казанлыларның хезмәте, үзләренең шәһәрләренә карата булган мәхәббәте һәм аны тагы ямьләндерү теләге булганга тормышка ашырыла.

Соңгы еллардагы җитди капитал ярдәмендә Казан нык үзгәрде. Карап тотылган булуы, уңайлылыгы һәм кунакчыллыгы ягыннан ул Европа шәһәрләре белән ярыша ала. Юктан гына Россия һәм чит өлкәләрдән килүчеләрнең саны елдан-ел арта бармый.

Нинди генә вакыт булмасын, безнең шәһәр якты һәм өметләндергеч перспективаларга ия. Безнең алда зур бурычлар тора. Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек – безнең халыкка күптәннән хас сыйфатлар – аларны уңышлы чишәргә булышачагына ышанам: без бердәм булып эшли беләбез һәм, нинди генә кыенлыклар булса да, үз дигәнебезгә ирешергә өйрәнгән. Казанның иминлеге өчен бергәләшеп намус белән хезмәт итәргә язсын!

2015 ел һәр гаиләгә мәхәббәт һәм иминлек алып килсен! Уңышлы һәм юмарт еллар булсын, барлык хыялларыгызны тормышка аштырсын, тормышыгызны яхшы вакыйгалар белән бизәсен, якты һәм аяз матур көннәр бүләк итсен! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм бердәмлек телим!” – диелә Казан мэры Илсур Метшинның котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100