news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин казанлыларны якынлашып килгән Корбан гаете белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин якынлашып килгән Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде

(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”). Казан мэры Илсур Метшин якынлашып килгән Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

Кадерле казанлылар!

Сезне ихлас күңелемнән Гаид әл-Әдхә – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерә торган әлеге изге көндә бөтен дөнья мөселманнары, Ислам диненең асылына төшенеп, аның якыннарга булган мәхәббәт, гаделлек һәм әби-бабаларыбыз диненә карата тугрылык кебек сүнмәс идеалларына якынаю өчен борынгы йоланы – корбан чалу йоласын үтиләр. Мөселманнарның рухи яңарыш символына әверелгән Корбан гаете үзендә әхлакый сафлыкны саклауга, бердәмлеккә һәм татулыкка өндәүне чагылдыра.

Мохтаҗларга ярдәм итү, шәфкатьлелек һәм рәхимлелек, кануннарны һәм кешеләрнең яхшы якларын хөрмәт итү бөтендөнья диннәренең гореф-гадәтләрендә урын тота. Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә халыкның барлык югары әхлак сыйфатлары тулысы белән ачылыр дип ышанам.


Олуг бәйрәм көнендә барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә догаларыбызны һәм эш-гамәлләребезне кабул итеп, безне үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын!

Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100