news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин казанлыларны Роспотребнадзор рөхсәт иткәнче су кермәскә чакырды

Июнь аенда шәһәрдәге су объектларында барлыгы биш кеше батып үлгән.

Илсур Метшин казанлыларны Роспотребнадзор рөхсәт иткәнче су кермәскә чакырды

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин казанлыларны Роспотребнадзорның рәсми рөхсәтенә кадәр муниципаль сулыкларда коенмаска чакырды. Ул шәһәр Башкарма комитетында узган оператив штаб утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Без коену сезонын башларга әзер булсак та, әлегә Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте юк. Без актив ял яратучыларга түземлек күрсәтүләрен һәм рәсми коену сезоны ачылганчыга кадәр су кермәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез», - диде Метшин.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге чикләүләргә дә карамастан су коенучылар бар. Шуның аркасында шәһәр Башкарма комитетында коткаручылар хезмәтен оештырырга карар кылганнар, аның хезмәткәрләре алты кешенең гомерен саклап калган инде, дип өстәде Метшин.

Июнь аенда шәһәрдәге су объектларында барлыгы биш кеше батып үлгән. Зур Аккош күле, Комсомол күле, Җиңү паркы һәм Кече Аккош күле буендагы пляжларда (аларда коткаручылар эшли) батып үлүчеләр юк, дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100