news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Казан мэры сүзләренчә, бистәләрдә яшәүче 20 мең кешене Казан белән бәйли торган юллар киләсе елда төзекләндереләчәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин бүген шәһәрлеләрне кабул иткәндә, башкалада нык җимерелгән юл ремонтының бәясен белдерде. Казан мэры сүзләренчә, бистәләрдә яшәүче 20 мең кешене Казан белән бәйли торган юллар киләсе елда 314 млн сумга ремонтланачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илсур Метшинга бу сорауны Параллельно-Прогонная урамында 30 нчы йортта яшәүче, «Кукушкино» территориаль иҗтимагый оешма рәисе Әнисә Сираҗиева адреслаган. Юл Отары, Кукушкино, Иске Победилово, Яңа Победилово, Поповка бистәләренә илтә торган бердәнбер урам булып тора. Бу бистәләрдә 20 мең чамасы кеше яши.

Искәртеп үтик, юл һәм андагы яңгыр сулары җыела торган канализация Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ремонтланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100