news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Казанда социалистик көнкүреш музеен ачты

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар буенча совет тарихын өйрәнергә мөмкин

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Казанның Университет урамындагы 6 нчы йортта тантаналы төстә яңартылган социалистик көнкүреш музее ачылды.
Музейда казанлылар һәм шәһәр кунаклары игътибарына “Иске мәктәп” дип исемләнгән яңа экспозиция тәкъдим ителгән. Шәһәр мэрына кызыл тасманы кисү өчен кайчыны пионер галстугы таккан кызлар бирде.
Залда “Второе дыхание” музыка коллективы 60-70 нче еллар атмосферасын тудырды. Ә күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар буенча совет тарихын өйрәнергә мөмкин. Биредә иске телевизорлар һәм “Стюардесса” тәмәкеләреннән алып шәхси гигиенаның файдасы турындагы плакатлар һәм диңгезче сурәте төшерелгән мәктәп портфельләренә кадәр урын алган.
Гомумән алганда, “Иске мәктәп”тә һәркем үз күңеленә якын әйберне таба ала. Мисал өчен, велосипед чылбыры, бас-гитара, барлык совет балаларының хыялы булган “Электроника” уены... Ата-аналарга, 70-80 нче еллардагы пенал һәм дәфтәрләргә карап, үз балаларына мәктәп кирәк-яракларының шул заманнардан бирле нинди зур үзгәреш кичерүе хакында сөйләү кызыклы булачак.
Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтовның сүзләренә караганда, экспонтларның саны инде бер меңнән артып киткән. “Музей коллекциясен теләгән һәркем тулыландыра ала”, - диде Р.Вәлиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot