news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казан зиратларында Бөек Ватан сугышы геройлары исеме күрсәтелгән аншлаглар урнаштырырга тәкъдим итте

Казан мэры Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

  (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Истомин белән очрашты, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппараты.

“Өлкән кешеләр декадасы игълан ителде. Бу бик яхшы акция, яшьләрне һәм җәмәгатьчелекне өлкән буынны кайгыртырга һәм хөрмәт белдерергә чакырабыз. Чынлыкта, кайгырту көн саен булырга тиеш, әмма бу сезгә кунакка килеп, сезнең тәкъдимнәрне тыңлау өчен яхшы мөмкинлек”, - дип мөрәҗәгать итте ветеранга шәһәр мэры.

Агымдагы елның мартында 88 яше тулган Бөек Ватан сугышы ветераны мэрга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча тәкъдимнәрен белдерде һәм сугыш елларын искә алды.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Алексей Истомин ТР Сугыш һәм сугыш хезмәте ветераннары комитеты активисты, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссия рәисе булып эшли һәм инициативалар белдереп зур җәмәгатьчелек эшен башкара.

Истомин мэрның игътибарын Казан зиратларында күп санлы Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәтта берничә Дан ордены кавалерлары да җирләнүенә юнәлтте. Аларның каберләрен табу кыен, бернинди күрсәтмә һәм билгеләмәләр юк. Ветеран сүзләренә караганда, бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша.
Илсур Метшин бу проблеманың, чыннан да, мөһим булуы белән килеште һәм хәл итүне таләп итәм, дип белдерде. Шәһәр мэры Казан зиратларында Бөек Ватан сугышы геройлары исеме күрсәтелгән аншлаглар урнаштырырга тәкъдим итте. Ул бу мәсьәләне аерым контрольга алырга вәгъдә итте.

“Әйдәгез, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бергә әзерләнәбез һәм бөтен ил, бөтен республика, бөтен шәһәр белән тиешенчә бәйрәм итәрбез”, - диде Казан мэры.

Шәһәр мэры ветеранга азык-төлек җыелмасы һәм микродулкын мич бүләк итте.

(Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100