news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казан үзәгендәге яшәүчеләре җылылык булмауга зарланган йортта булды

Әлеге йортта яшәүчеләр өч ел рәттән, ягу сезоны башлангач, фатирларда җылы булмауга зарлана

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан мэры Илсур Метшин К.Маркс урамындагы 54а санлы йортта булды. Әлеге йортта яшәүчеләрдән даими рәвештә җылылык бирмәү буенча мөрәҗәгатьләр килеп торган иде.

Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте җитәкчесе Андрей Лобов, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин, “Казан энергия сервисы үзәге” МУП директоры Евгений Чекашов һәм башкалар озата йөрде.

К.Маркс урамындагы 2010 елда капиталь ремонт ясалган 54а йортында һава торышына карап автомат төстә көйләнгән җайланма урнаштырылган, ул тышкы һава температурасыннан чыгып җылылык йөртүне көйли. Моннан кала, өченче ел рәттән, ягу сезоны башлану белән, әлеге йортта яшәүчеләр фатирларда җылылык булмауга зарланалар.

“16 нчы сентябрьдә без ягу сезонын башладык, тулаем алганда, гражданнардан көненә 1000ләп мөрәҗәгать килде, бүген исә шикаятьләрнең саны көненә 200-300 генә”, - диде мэр, һәм әлеге мөрәҗәгатьләр буенча нинди эшләр алып барылуы турында кызыксынды. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ТКХ комитеты гражданнардан килгән барлык шикаятьләргә дә вакытында җавап бирә.

“Кичәге көн нәтиҗәләре буенча 150ләп мөрәҗәгать килеп иреште. Барлык проблемаларны да берәмләп чишәбез, ресурслар белән тәэмин итеп торучылар белән йорт эчләрендә дә эшлибез. Әлеге йортка килгәндә, бер көн эчендә генә биредә яшәүче 12 кешедән мөрәҗәгать кабул ителде. Без шунда ук эшкә тотындык, басымны күтәрә һәм фатирларга җылылык бирә алдык”, - диде ул.  

Илсур Метшин җылылык белән тәэмин итү оешмалары вәкилләреннән җылылык бирү эшендә ни өчен тоткарлыклар булуы турында кызыксынды. “Әлеге йорт ахырда урнашкан, аны җылыту өчен без кул режимында эшләргә мәҗбүрбез. Автоматиканы кабызсак, һава температурасы 8 градус тәшкил иткәндә, батареялар аз гына җылы булачак, бу энергияне саклау принцибы булып тора да инде. Барлык бюджет учреждениеләрендә һәм проблемалы торак йортларда җиһазлар кул режимында эшли. Шикаятьләр булмаган йортларда җылылык бирү автомат рәвештә көйләнә”, - дип аңлатты Евгений Чекашов.  

Казан мэры шулай ук җылылык җибәрү эше буенча канәгатьсезлек белдергән фатирларның берсендә булды: биредә торбалар әле кичә генә кайнарланган. Илсур Метшин җаваплы структураларга гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең барысын да контроль астында тотарга кушты. “Мондый зур шәһәрдә җылылык белән тәэмин итү бер көндә генә тормышка ашырыла алмый. Тиешле урынга идарәче һәм җылылык белән тәэмин итүче компания, район хакимиятләре һәм ТКХ комитеты вәкилләре барсын өчен, һәрбер сигналга вакытында реакция белдерү мөһим”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100