news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казан йортларының берсендә ремонт барышы белән танышты

Анда яшәүчеләрнең инициатив төркеме тырышлыгы белән йорт агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелгән

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Казанның Глазунов урамы, 6 нчы йортта үткәрелгән комплекслы капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йортта эшләр үтәлешен Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, идарәче компания директоры Рөстәм Йосыпов һәм ремонтны башкарган подряд оешмасы җитәкчесе Чулпан Даянова да күздән кичерде.

Йортта яшәүчеләр белән аралашып, шәһәр башлыгы нәкъ менә алардан капиталь ремонт үткәрү һәм йорт янындагы территорияне төзекләндерү турында күп санлы мөрәҗәгатьләр алынуны әйтте. Инициатив төркем тырышлыгы белән, йорт агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелгән Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр башлыгына Глазунов урамындагы 6 нчы йортта комплекслы ремонт үткәрелү хакында бәян итте. 

"Биредә, түбәне алыштырудан тыш, программада каралган бөтен төр эш башкарылды", - диде И.Гыйниятуллин һәм ремонтка 21 млн. сумга якын акча тотылганны да өстәде. Шулай ук йорт янындагы территория дә рәткә китерелгән, квартал эчендәге юллар ремонтланган, ишегалды төзекләндерелгән.

"Сездә хәзер үрнәк йорт, подъезд да ремонтланган, ишегалды эчендәге территория дә тәртипкә салынгын. Сез, чын хуҗалар буларак, биредә чисталык һәм тәртипне сакларга тиеш", - диде биредә яшәүчеләргә Илсур Метшин.

Йортта яшәүчеләр бигрәк тә Көньяк-сәнәгый җылы үткәргечне реконструкцияләгән өчен рәхмәтле, моның ярдәмендә микрорайонда һәрчак кайнар су бар, кышын җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр ихтималы юк диярлек.

Казан мэры ассызыклаганча, капиталь ремонт кысаларында елның салкын вакытында җылылык югалтуга юл куймас өчен, йортларның ян-якларын җылыту башкарыла. Капиталь ремонт барышында янга калдырылган акчалар ярдәмендә Глазунов урамы, 6 нчы йортта да андый эшләр башкарылган.

"Ян-якларын җылыту Казандагы күп йортлар өчен актуаль, - дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин. - Нигездә, бу төзегән вакытта җитешсезлекләргә юл куелган 9 катлы йортлар". ТКХ комитеты рәисе сүзләренчә, андый эшләр шәһәрнең Азино микрорайонында, Идел буе һәм Яңа Савин районында урнашкан йортларда башкарыла.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100