Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: “Казан утлары” конкурсы – искиткеч башлангыч!”
Конкурс барышында барлыгы 500 меңнән артык тавыш бирелгән
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстан башкаласында шәһәрне яңа елга бизәү буенча “Казан утлары” дип исемләнгән конкурста зур оешмалар һәм сәүдә комплексларыннан алып киоскларга кадәр катнашкан. Узган елның 1 декабреннән агымдагы елның 1 февраленә кадәр үткәрелгән бу конкурс шәһәр җәмәгатьчелеге игътибарын башкаланың бизәлешенә юнәлтү һәм бәйрәм мохите булдыру максаты белән үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре турында бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
“Европа шәһәрләренең бәйрәмгә бизәлеш үрнәкләре һәммәбезгә билгеле. Аларның бизәлешендә җирле традицияләр һәм бизәү сәнгатенең заманча тенденцияләре чагылыш таба. Әмма дөньяның бер генә шәһәре дә бу мәсьәләне муниципалитет көче белән башкарып чыга алмый. Шуңа да бәйгегә башкала оешмаларын, бизнес-җәмәгатьчелекне һәм казанлыларны җәлеп итүне максат итеп куйдык”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Моның өчен www.kazanlights.ru сайты булдырылган. Аның ярдәмендә катнашучылардан гаризалар кабул ителгән, тавыш бирү үткәрелгән. Иван Кузнецов сүзләренә караганда, конкурс катнашучылар һәм тавыш бирүчеләр арасында шактый зур популярлык казанган. Бәйгедә башта 3 номинациядә катнашу мөмкинлеге тудырылган: “Иң яхшы фасад”, “Иң яхшы ишегалды”, “Иң яхшы витрина”. Әмма, күп санлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә, оештыручылар тагын бер – “Иң яхшы холл” номинациясен өстәргә булганнар. Декабрь аенда сайтта барлыгы 86 катнашучы теркәлгән.
“Конкурс кысаларында банклар һәм сәүдә үзәкләре биналарының фасадларын заманча җайланмалар, төрле төстәге якты утлар белән бизәде. Кайбер оешмалар хәтта берничә номинациядә катнашты”, – дип сөйләде Иван Кузнецов. Аның сүзләренә караганда, “Иң яхшы фасад” номинациясе катнашучылар арасында аеруча популяр булган. Бу номинациядә “Сбербанк” һәм “Татсоцбанк” арасында чын мәгънәсендә көрәш барган. Нәтиҗәдә, “Сбербанк” бинасының тышкы бизәлеше тавыш бирүчеләргә күбрәк ошаган: аның өчен барлыгы 101 меңнән артык тавыш бирелгән. “Иң яхшы холл” номинациясендә иң күп тавышны “Fun 24”, “Fix”, “Татсоцбанк”, “METRО Cash&Carry” компанияләре җыйган.
Бюджет оешмалары да конкурстан читтә калмаган. Бәйгедә башкаланың берничә мәктәбе, Казанның Киров һәм Мәскәү, Совет районнары хакимиятләре биналары катнашкан.
Конкурсның җиңүчеләрен тиздән тантаналы рәвештә игълан итәчәкбез, дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Тавыш бирүдә көн саен 20 меңгә кадәр кеше катнашкан. Конкурс барышында барлыгы 500 меңнән артык тавыш теркәлгән.
Казан мэры Илсур Метшин башкаланың тышкы бизәлешенә битараф булмаучыларга – катнашучыларга да, тавыш бирүчеләргә дә рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, сайтта теркәлгән 500 мең тавыш үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.
“Казан утлары” конкурсы – искиткеч башлангыч. Аның ярдәмендә казанлылар, башкалабыз кунаклары өчен яңа ел мохите тудырылды”, – дип билгеләп узды шәһәр башлыгы. Ул әлеге конкурсны Татарстанда, шул исәптән Казанда, үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Мэр “Яшел рекорд”, “Чәчәк ата торган Казан” конкурсларының уңай нәтиҗәләре турында да искәртеп узды. “Тиздән спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты. Казанның шау чәчәктәй булуы мөһим. Бу төр конкурслар ярдәмендә билгеле бер традицияләр барлыкка килә. Моңа вакыт таба белү кирәк, чөнки боларның һәммәсе Казанның кабатланмас йөзен, кунакчыллык, игелеклелек, уңайлылык мохитен булдыра”, – диде ул үзенең чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз