Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: "Казан укытучылары яңа Россия шартларында да үз йөзен саклап калды"
Илсур Метшин: "Казан укытучылары яңа Россия шартларында да үз йөзен саклап калды"
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Ратушасында башкала мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. Биредә «Ел укытучысы -2007» шәһәркүләм конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче һәм призерларны Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Талантлы мөгаллимнәрне барлау, аларны бәяләү, һөнәри үсешенә этәргеч бирү максатына хезмәт итүче әлеге педагоглык осталыгы бәйгесе башкалада агымдагы елның февралендә старт алган иде. Ул 7 номинациядә үткәрелде: «Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Аерым предметлар буенча иң яхшы педагог», «Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы», «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе», «Иң яхшы тәрбияче» һәм «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог».
«Ел укытучысы – 2007» традицион конкурсының шәһәр этабында Казан районнарында үткәрелгән бәйге җиңүчеләре – 60 тан артык мөгаллим һәм тәрбияче осталыкларын күрсәтте. Беренче турда конкурсантлар жюри игътибарына дидактик материаллар, «Белем бирүдә яңа мәгълүмат технологияләре»дигән темага эссе тәкъдим итсә, икенче турда аерым темага дәрес формасында мастер-класс уздырды. Аның нәтиҗәләренә нигезләнеп, һәр номинациядә призлы урын алучылар соңгы 3 нче турга узды. Бу этапта аларга психолог-педагогик тест формасында сынау аша үтәргә туры килгән. Нәтиҗәдә, «Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә Вахитов районының 96 нчы гимназиясе укытучысы Ирина Корнилова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә Идел буе районы 19 нчы гимназиясеннән Винера Яковлева лаек булды. «Аерым предметлар буенча иң яхшы педагог» номинациясендә Киров районының чит телләрне тирәнтен өйрәнү буенча 151 нче урта мәктәбе мөгаллиме Татьяна Штатнова, «Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы» номинациясендә Идел буе районы 6 нчы гимназиясеннән Ольга Харитонова җиңеп чыкты. Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеменә Яңа Савин районының 165 нче мәктәбе укытучысы Инесса Сабирова иң лаеклысы дип табылды. Ә Мәскәү районының 145 нче балалар бакчасыннан Галия Хәкимова иң яхшы тәрбияче дип игълан ителде. Вахитов районының балалар иҗаты үзәге педагогы Флора Кустовская исә «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог» номинациясе җиңүчесе.
Беренче 4 номинация җиңүчеләре арасыннан Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы билгеләнде. Ул – елның иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы, 21 ел буе бу авыр һөнәргә тугрылыклы калучы Ольга Харитонова. Мөгаллимә: «Иң мөһиме: балаларны яратырга, гадел булырга һәм үз һөнәреңә бирелгән булу кирәк. Уңышларның нигезе шунда», – дигән фикердә.
Һәр номинация җиңүче һәм призерларына мөгаллимнәргә акчалата бүләк тә каралган. Беренче урын алучыларга ул 25 мең сум, икенче урын алучыларга – 15 мең, өченче урын өчен 10 мең сум күләмендә каралган. Казан шәһәренең ел укытучысына исә өстәмә рәвештә 25 мең сум бирелә.
Бүген Ратушага килгән һәр педагог исеменә Казан мэрыннан котлау һәм рәхмәт сүзләре иреште. «Казан укытучылары Совет чорында да, яңа Россия шартларында да үз йөзен саклап калды. Алар үз һөнәрләренә тугры калып, вазифаларын зур җаваплылык белән башкара. Шуның нәтиҗәсе буларак, укучылары һәрдаим республика, Казан данын илкүләм, Халыкара олимпиадаларда, конкурсларда яклый», – ди Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанда мәгарифне үстерү буенча әле шактый эшләр башкарырга кирәк. Мэр «Мәгариф» илкүләм проекты, республика җитәкчеләре ярдәмендә бу мәсьәләләрнең чишелеш табасын ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз