news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин “Казан” ТРКн “ТЭФИ-Регион” конкурсында җиңүе белән котлады

“Казан” телерадиокомпаниясенең “Столица” программасы “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңүчеләр өчлегенә кертелде

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). “Казан” телерадиокомпаниясенең “Столица” программасы “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңүчеләр өчлегенә кертелде.
Бүген “эшлекле дүшәнбе”дә Казан мэры Илсур Метшин телерадиокомпания җитәкчесе Мәдинә Тимерҗановага Рәхмәт хаты тапшырды.
“Казанның уңай имиджы спорт, фәнни, мәдәни һ.б. чараларда җиңүдә формалаша. “Казан” телерадиокомпаниясенең “ТЭФИ-Регион” конкурсында җиңүе – безнең башкаланың парад пиджагы өчен чираттагы орден, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры, диелә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot