news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Илсур Метшин: “Казан теләсә нинди масштабтагы төзелешкә дә әзер”
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Универсиада-2013кә кирәк булган бөтен объектларны төзергә әзер булуын раслады
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Универсиада-2013кә кирәкле бөтен объектларны төзергә әзер булуын раслады. Ул бу хакта FISUның бәяләү комиссиясе әгъзаларына “Ак Барс” хоккей клубы базасы белән танышкан вакытта хәбәр итте.
Әлеге базаны чит илдән килгән кунакларга тәкъдим итеп, Илсур Метшин Казан хоккейчыларының күнекмәләр өчен шартлары әйбәт булмаса, кичә хоккей буенча дөнья чемпионатының ярымфинал матчында “Ак Барс” уенчылары барлык алкаларның 50 процентын кертә алмаган булыр иде дип белдерде.
Кунаклар бассейн, конференцияләр залы, боз мәйданчыгы белән танышты, тренажерлар залында бәйләү комиссиясенең кайбер әгъзалары снарядларда үз көчләрен дә сынап карады. Делегациягә балалар интернаты һәм хоккейчылар өчен кунакханә дә күрсәтелде.
“Бүген сез күргән объектларның күбесе күптән түгел һәм кыска вакытларда төзелде, - дип хәбәр итте бәяләү комиссиясе әгъзаларына Илсур Метшин. - “Олимп” комплексы, Көрәш сарае, бу база да республика җитәкчелеге ярдәме белән Казанның теләсә нинди масштабтагы төзелешкә әзер булуын күрсәтә”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot