news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Казан шәһәре Думасы утырышында инглиз телендә сөйләште

Казан мэры инглиз теле буенча остазы Игорь Жёлудьны бүләкләде.

Илсур Метшин Казан шәһәре Думасы утырышында инглиз телендә сөйләште
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Думасының XXXVII утырышында бүләкләрне тапшыру вакытында Казан мэры Илсур Метшин инглиз телендә сөйләште. Ул моннан 10 ел элек тел белән шөгыльләнә башлавын искә төшерде. Аның сүзләрен элек татар телен үстерү һәм саклау өчен бүләкләнгән «Википедия» Бөтендөнья энциклопедиясе премиясе лауреаты Фәрхәт Фәтхуллин тәрҗемә итте.

«Бу минем иң зур казанышларымның берсе булырга мөмкин, чөнки 10 ел элек инглизчә бөтенләй сөйләшә алмый идем», - диде шәһәр башлыгы.

Кереш сүзеннән соң Илсур Метшин үзенең инглиз теле буенча остазын, синхрон тәрҗемәче Игорь Жёлудьны «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

Шулай ук Татарстан Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Беляевка, «Казэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Хөсәеновка һәм башкаларга Рәхмәт хатлары, медальләр, башка бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot