news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: “Казан сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар саны буенча да спорт башкаласы булсын иде”

Мэр фикеренчә, башкалада моның өчен барлык шартлар да тудырылган

 (Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Исхакова). 2015 ел ил күләмендә йөрәк-кан тамырлыры авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү стратегиясе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген әлеге авырулар инвалидлыкка чыгара һәм үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Статистик мәгълүматлар буенча былтыр Татарстанда йөрәк-кан юллары системасы авыруларының үлем структурысындагы өлеше 53 процентны тәшкил иткән. Шулай да, Рамил Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Казанда һәм тулаем Татарстанда хәлләр, Идел буе федераль округының башка шәһәр һәм төбәкләре белән чагыштырганда, яхшырак.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, кешенең сәламәтлеге 50 процентка аның тормыш рәвешенә бәйле. Тәмәкедән баш тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмау, физик күнегүләр ясау, симерүгә юл куймау һәм дөрес туклану кебек 5 гади кагыйдәне үтәгән кешеләр йөрәк өянәгеннән сирәгрәк үлә, диде ул үзенең чыгышында. Клиник күзәтүләргә караганда, әлеге кагыйдәләрне үтәүчеләр 50 яшьтә үзләрен, башка яшьтәшләре белән чагыштырганда, яхшырак хис итә икән.

Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның төп 3 стратегиясе бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, бу юнәлештә актив пропаганда чаралары үткәрү – шуларның беренчесе. Казанда Универсиада алдыннан күп санлы спорт корылмалары, парклар, скверлар төзелде. Боларның һәммәсе казанлыларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә торган сыйфатлы инфраструктура булдыруда зур өлеш булды, диде Рамил Әхмәтов. Икенче стратегия медицина инфракструктурасын үстерүгә бәйле. Бу уңайдан йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыклауда диспансеризациянең өлеше зур булуын билгеләп узарга кирәк. Өченче стратегиягә ачыкланган авыруны дәвалау һәм моның өчен әзерлек узган медицина персоналы белән тәэмин итү керә.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының төп сәбәпләре гипертония һәм атеросклероз белән бәйле. Рамил Әхмәтов Татарстанда нәкъ менә шушы авыруларны профилактикалау өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнүенә игътибар юнәлтте. Ни үкенеч, бүген республикада яшәүче 350 меңнән артык кеше гипертония һәм атеросклероздан интегә. Югары кан басымы йөрәктә ишемия барлыкка килүгә, инсультка китерергә мөмкин. Кеше тәмәке тартса, канындагы холестерины югары булса, куркыныч бермә-бер арта, дип сөйләде Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе.

Әлбәттә, гипертонияне, дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак. Моның өчен авыру куркынычы булган кешеләргә даими рәвештә кан басымын үлчәп торырга һәм күрсәткечләрне теркәп, көндәлек алып барырга кирәк. Гипертоникларга исә дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү зарур: диета уртача колорияле булырга тиеш; аксым, май һәм холестерин күләмен чикләү киңәш ителә. Тән авырлыгын системалы рәвештә контрольда тоту дөрес туклану режимын гарантияли. Ник дигәндә, симез кешеләр, уртача авырлыктагы кешеләр белән чагыштырганда, гипертониядән 3-4 тапкырга ешрак авырый. Әмма айга 2 кг.нан да артыграк ябыгу киңәш ителми. Рамил Әхмәтов кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен даими рәвештә тикшереп торырга кирәклеген дә билгеләп узды.

Аның сүзләренә караганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш максатыннан, беренче чиратта, шәһәр сәламәтлек үзәкләренең эшчәнлек форматы яңадан каралачак. Бүген Казанда шундый 5 үзәк эшли. Рамил Әхмәтов әйтүенчә, бирегә пенсия яшендәгеләр генә түгел, ә яшьләр дә йөрергә тиеш. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган социаль роликларны предприятие хезмәткәрләренә, диспансеризация үтәргә тиешлеләргә күрсәтү дә күз уңында тотыла. Быел 165 мең кеше диспансеризация үтәр дип көтелә.

“Сәламәт яшәү рәвешен дә, диспансеризацияне дә тиешле дәрәҗәдә пропагандаларга кирәк. Дөрес, медицинаның бүгенге дәрәҗәсен исәпкә алып, авыруны вакытында ачыклап, тулысынча дәвалау мөмкинлеге турында сүз йөртергә мөмкин. Ә сәламәт тормыш рәвеше алып барып, дөрес тукланып, организмыңа уңай мөнәсәбәттә булып бик күп сырхаулардан качып була. Монысы тагын да яхшырак”, – диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул, Казан спорт инфраструктурасы объектлары саны буенча гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар саны буенча да чын мәгънәсендә спорт башкаласы булсын иде, дигән теләген җиткерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, башкалада моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул быел Президент программасы буенча Казанда яңа парклар һәм скверлар барлыкка киләчәге турында искәртеп: “Алар – физкультура, сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын”, – дип билгеләп узды. Илсур Метшин бу уңайдан яшьләргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә һәм бүгеннән үк сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot